16+

Сливадан аджика

2 кг слива, 200 гр сарымсак (уртача зурлыктагы 5-6 баш), 2-3 ачы борыч, 1 кг кызыл төстәге баллы борыч, укроп, петрушка, базилик, тархун (эстрагон), 2 аш кашыгы томат пастасы, 2-2,5 аш кашыгы тоз, 70-100 гр шикәр, яртышар чәй кашыгы төелгән кара борыч, кориандр, канәфер, тмин кирәк булачак.

Сливаны төшләреннән арындырабыз, баллы һәм ачы борычны дүрт өлешкә бүләбез, орлыкларыннан чистартабыз. Сарымсакны угычта уабыз. Сливаны, борычларны, яшел тәмләткечләрне иттарткыч аша чыгарабыз да барысын бергә кәстрүлгә салабыз. Тәменчә тоз, шикәр, борыч һәм башка тәмләткечләрне өстибез дә газга куябыз. Кайнап чыккач, сүрән утта 15-20 минут пешерәбез. Аннары сарымсак салып, тагын биш минут кайнатабыз. Аджиканы стерильләштергән банкаларга тутырабыз, капкач белән ябабыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading