16+

Сок чыгаргычның кайсын сайларга?

Бакчадагы уңышны кышка кадәр урнаштырып бетерергә кирәк. Суыткычлар шыплап тулган, кайнатма, тозлы кыяр-помидорлар базга төшерелгән. Алманы озак саклап булмый, аны да әрәм итмичә нәрсәдер эшләп калырга кирәк. Бәлки, алма согы ясаргадыр. Моның өчен сок чыгаргыч кирәк. Алар кибеттә күп төрле, кайсысын сайларга?

Сок чыгаргычлар, механизмнарына карап, ике төргә бүленә: шнеклы (винтлы механизмлы, ит тарткыч кебек) һәм үзәктән куа торган (аларда җиләк-җимеш башта угыч аша тарттырыла, аннары иләк-сепаратор аша сыгыла). Күп кенә бакчачылар шнеклы сок чыгаргычка өстенлек бирә, әмма алар кыйммәтрәк тора. Акча ягы кысанрак булса, үзәктән куа торганын алыгыз, аның да үзебездә элеккеге үрнәктә эшләнгәнен яки Белоруссиядә чыкканын. Кытайда эшләнгәне очсызрак, сыйфатсызрак.

Куәтенә килгәндә, үзәктән куа торган сок чыгаргычның ул 500 Вттан ким булырга тиеш түгел, шнеклыныкы – 250 Вт. Туктаусыз эшли ала торган вакытына да игътибар итегез, паспортта 1 сәгать дип күрсәтелгәнен сайлагыз (15-20 минут дигәнен түгел).

Шнеклы сок чыгаргычның өстенлекләре: теләсә кайсы чималны эшкәртә, сокны максимум чыгара, электр энергиясен бик сарыф итми, калдыклардан тиз чистартып була. Җитешсез яклары: озак эшли, җиләк-җимешне бүлеп утырырга кирәк, бөтен килеш салып булмый, кыйммәт.

Үзәктән куа торганының уңай ягы: бәя ягыннан сайлап алу мөмкинлеге бар, чималны берьюлы күп күләмдә эшкәртә. Җитешсез ягы: тавышлы, сеткасын чистарту авыр, двигателен ара-тирә ял иттереп торырга кирәк.

(«АиФ»).

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading