16+

Су буенда йорт салганчы — уйла!

Соңыннан үкенмәс өчен тыюларны истән чыгармаска киңәш итәбез.

Су буенда йорт салганчы — уйла!

Соңыннан үкенмәс өчен тыюларны истән чыгармаска киңәш итәбез.

Су буенда дача. Матур яңгырый! Җәен таңнан торып, бакча аркылы гына балыкка төшү, мунчада чабынганнан соң салкынча суда коенып чыгу... Әмма бу матур сурәтнең икенче ягы да бар. Закон тарафыннан тыелганы. Шуңа да сулыклар тирәсендә бакча һәм йортлы булырга ниятлисез икән, нечкәлекләрен истә тотыгыз. 

Беренчедән, сулыклар тирәсендә төзелеш эшләре башлау өчен бик күп рөхсәт кәгазьләре җыярга туры киләчәк. Торак инспекциясе, табигатьне саклау буенча эшли торган оешмалар, балыкчылык һ.б федераль органнарның рөхсәтеннән башка кишәрлектә йорт салырга ярамый. Документлар җыелмасы кишәрлекнең нинди су буенда булуына да бәйле. Документларның берсе генә җитмәсә дә  йортны үз белдегегез белән төзелгән дип танырга җирлек тудырачак. Нәтиҗәдә, аны сүтәргә туры киләчәк. 

Әгәр дә кишәрлек су саклау зонасына керә икән, ул вакытта йортны күл яисә елгадан иң ерак өлешендә генә салырга рөхсәт ителә. 
Су буендагы кишәрлек сезнеке саналса да, автомобильне бары каты өслекле мәйданда гына калдырырга ярый. Газон өлешендә калдырган очракта 5 мең сумга кадәр штраф яный. 

Сулыкларга якын урыннарда мал-туар тоту, биологик һәм химик ашламалар куллану буенча да чикләүләр бар. Рөхсәт ителмәгән матдә белән территорияне эшкәртәсез икән -10 мең сум штраф. Кишәрлектә 3-4 хайван асрый башлыйсыз икән, шулай ук баштан сыйпаямаячаклар. 

Тагын бер мәсьәлә канализация белән бәйле. Су буенда урнашкан йортларда канализацияне дә контрольдә тоталар. Әгәр дә аннан агып чыккан сулар туфракка, суга зыян салса, моның өчен дә штраф каралган. 

Су буенда йорт салырга телисез икән, соңыннан үкенмәс өчен тыюларны истән чыгармасагыз иде. 

Фото: https://freepik.com
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading