16+

Сырганак кайнатмасы антибиотикны алмаштыра

Кайнатма пектиннарга бай, димәк, организмнан зарарлы химик кушылмаларны чыгарырга булыша.

Сырганак кайнатмасы антибиотикны алмаштыра

Кайнатма пектиннарга бай, димәк, организмнан зарарлы химик кушылмаларны чыгарырга булыша.

Салкын тиеп авырулар арткан вакытта, алар бигрәк тә файдалы.

Сырганак кайнатмасы. Сырганактагы С витамины кайнаткан очракта да бетми. Аңарда шулай ук организмдагы микробларга каршы көрәшергә ярдәм итә торган табигый антибиотиклар - фитонцидлар бар.
Мүк җиләге кайнатмасы. Әлеге тәм-томны йөрәге авыртканнарга һәм ашказаны белән проблемалары булганнарга ашарга кирәк. Мүк җиләгендәге молекулалар кан басымын төшерә, кандагы начар холестеринның күләмен киметә, ашказаны җәрәхәтен барлыкка китерми.


Кара миләш кайнатмасы. Кан басымы сикереп торганда булыша, авыр физик эштән соң хәл кертә.
Слива кайнатмасы. Әлеге кайнатманы кан тамырлары белән проблема булганда ашарга киңәш итәләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading