16+

Табыныгыз мул булсын, сый-нигъмәтләрдән сыгылып торсын

Яңа елны бездә зурлап бәйрәм итәргә яраталар. Һәркем аны ничек тә истә калырлык, күңелле һәм шау-шулы итеп үткәрергә тырыша. Елны ничек каршы алсаң, аны шулай үткәрерсең дә дигән ырым да бар бит әле. Күпләр фикеренчә, Яңа елның табыны да бай һәм туклыклы булырга тиеш. Ә нәрсәләр әзерләргә соң?

Табыныгыз мул булсын, сый-нигъмәтләрдән сыгылып торсын

Яңа елны бездә зурлап бәйрәм итәргә яраталар. Һәркем аны ничек тә истә калырлык, күңелле һәм шау-шулы итеп үткәрергә тырыша. Елны ничек каршы алсаң, аны шулай үткәрерсең дә дигән ырым да бар бит әле. Күпләр фикеренчә, Яңа елның табыны да бай һәм туклыклы булырга тиеш. Ә нәрсәләр әзерләргә соң?

Гадәттә, кайберәүләр аның турында 31е көнне генә искә төшерә һәм интернетка кереп җайлы, тиз эшләнә торган рецептлар эзли башлый. Без исә, моның чарасын алдан ук күрү теләге белән, «ТНВ» каналында «Тәмле булсын» сәхифәсендә әледән-әле тәмле ризыклар пешерергә өйрәтүче Резидә Хөсәеновага мөрәҗәгать иттек. «Тәмле апа»ның үзе әйтүе буенча, Яңа ел табыны матур итеп бизәлгән һәм сый-нигъмәтләргә бай булырга тиеш, чөнки ул - һәркемнең яраткан бәйрәме, дуслар-туганнар белән җыелып уздыра торган серле-могҗизалы кич. «Нәрсәләр әзерләргә икән?» - дигән сорауга да ул әллә никадәр салат, кабымлык, төрле десертлар исемнәрен әйтеп күрсәтте. Без исә аларның әзерләве күп вакыт таләп итми һәм бөтен кеше дә яратып ашый торганнарын сайлап алдык.

Әйтик, майлы ат итеннән ясалган кабымлыкны. Моның өчен ат ите өстендәге катырак майларны кисеп алабыз да озынча итеп турыйбыз. Аннан кисәкләп туралган иткә пычак очы белән кадап, шул урынга алдан кисеп алынган майларны күп-күп итеп тыгабыз. Аралаштырып чистартылган сарымсак тырнакларын да шул рәвешле тыгып чыгабыз, тоз-борыч сибәбез дә фольгага төреп, газ мичендә пешерәбез. Суынгач, кисеп, кыздырылган яшелчәләр белән бизәп, табынга бирәбез.

Салатлар арасыннан без «Кош оясы» дигәненә тукталдык. Моның өчен 2 баш кызыл суган, 2 тозлы кыяр, 8 күкәй, 500 гр ит, 200 гр сыр, майонез, петрушка, укроп кирәк була.
Пешкән итне чәнечке ярдәмендә җепселләр уңаена бүлеп чыгабыз. Тәлинкәнең уртасын буш калдырып, әйләнә-тирәсенә итне түшәп чыгабыз. Суганны нечкә итеп ярымбоҗралап турыйбыз. Тозлы кыярны вак угычтан чыгарабыз. Күкәйне пешерәбез. Аның өчесен бизәр өчен алып куябыз, калганнарын әрчеп, агын телемләп, сарысын вак угычтан уабыз. Сырны исә эре угычтан чыгарабыз. Кыярны майонез сыланган ит өстенә тезәбез, аның өстенә суганны салып, тагын майонез сылыйбыз. Шуның өстенә күкәй сарысын һәм тагын бер кат итеп уылган сырны сибәбез һәм күкәй агын урнаштырабыз. Салатның буш калган урта өлешенә петрушка яфраклары салып, калган өч күкәйне куябыз.

Менә бу кабымлык та бик үзенчәлекле. Шампиньонның эшләпәсен кисеп алабыз, эченә пычак белән азрак куышлык ясыйбыз. Гөмбә эшләпәсен сулы табага салып, газ миченә куеп, 15-20 минут пешереп алабыз. Гөмбә аякларын ваклап турап, суган белән кыздырабыз, тоз-борыч сибәбез һәм эшләпә эченә тутырабыз. Иң өскә сырлы майонезны сылыйбыз һәм, сыры эрегәнче, газ мичендә тотабыз.
Черри помидорының өске ягыннан кечкенә генә итеп капкач кисеп алабыз. Эчен алып, вак угычта уылган сыр белән сарымсакка майонез, ваклап туралган укроп кушып болгатылган массаны тутырабыз һәм «капкачын» ябып куябыз.
Баклажанны 10-15 минут тозлы суда тотабыз. Нәзек кенә итеп кисәбез дә майлы табада кыздырып алабыз. Помидор эченә салынган катнашманы ягып, рулет итеп төрәбез.

Табынга балык та чыгарырга онытмыйк. Резидә апа безгә керкә (форель) балыгын тәкъдим итте. Форельны кабыгыннан һәм сөягеннән чистартабыз да шакмаклап кисәбез, өстенә тоз-борыч сибәбез, лимон согы сыгабыз, болгар борычының эчен чистартып, шулай ук зур-зур итеп шакмаклап турыйбыз. Шпажкага бер борыч, бер форельны тезәбез һәм газ мичендә 15 минутлап пешереп алабыз.
Горбуша балыгын сөягеннән һәм кабыгыннан чистартабыз да порцияләп кисеп, тоз-борыч сибәбез һәм газ мичендә пешереп алабыз. Эре угычта уылган сырга майонезны кушып болгатабыз да өстенә салабыз, уылган әстерхан чикләвеген сибеп, 10 минутка газ миченә куябыз.

Дерелдәвекне гади генә итеп түгел, бизәкләр төшереп бирергә киңәш итә пешекче. Аның өчен телне файдалану отышлы икән. Аларны телемләп кисәбез дә саерак савытка тезеп куябыз. Өстенә төрле яшелчәләр ярдәмендә фантазиягез җиткән кадәрле бизәкләр төшереп, дерелдәвек өчен пешерелгән чиста шулпаны агызабыз да суытырга куябыз. Соңыннан аларны порцияле кисәкләр белән матур итеп кисеп бирәбез.

Десертка эремчекле консервланган абрикос бирергә уйладык. Абрикосны икегә бүләбез. Эремчеккә шикәр комы һәм уылган әстерхан чикләвеге, аз гына ванилин салып болгатабыз да абрикос эченә тутырабыз. Иң өскә әстерхан чикләвеге куябыз.


Чыршы дигәннән, Резидә Хөсәенова газета укучыларга бәйрәм теләкләрен дә җиткерде. «Яңа ел бәхетле мизгелләр, матур вакыйгалар, шатлыклы хәбәрләр, саулык-сәламәтлек алып килсен. Гаилә учагыгыз беркайчан да сүнмәсен, якыннарыгыз, дусларыгыз һәрвакыт янәшәгездә булсын!» - диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading