16+

Тәмле күмәч РЕЦЕПТЫ

Рецепт буенча төгәл эшләсәгез, искиткеч йомшак күмәчләр килеп чыгачак. Монда иң мөһиме, артык он саласы түгел.

Тәмле күмәч РЕЦЕПТЫ

Рецепт буенча төгәл эшләсәгез, искиткеч йомшак күмәчләр килеп чыгачак. Монда иң мөһиме, артык он саласы түгел.

250 мл сөт 
8 гр чүпрә (коры) 
120 гр шикәр комы 
550 гр он 
80 гр акмай 
2 йомырка 
0,5 чәй калагы тоз 
1 бәләкәй пакет ванильле шикәр комы 
чәй калагы очында гына чәй содасы (кирәк кеше – сала, кирәксенмәгәне – юк).

Җылымса сөткә, гомуми күләмнән алып, бер аш кашыгы шикәр комы, чүпрә салып болгатып, кабартырга куйдым. Савытка он, калган шикәрне, кашык очында гына чәй содасы салып бутадым, шуңа тоз белән тугланган йомырка, эретелгән ак май, ванилин һәм чүпрәле массаны өстәп, камыр бастым. Башта, камыр бергә оешып беткәнче, калак белән болгаттым, камыр укмашкач, кул белән издем. Камыр кулга ябышмасын өчен, кулны сыек май белән майладым һәм бер аш калагы сыек майны камыр өстенә салдым. Боларны камыр яхшылап оешып беткәннән соң эшләдем һәм яхшылап бастым. 

Башта камыр кулга ябыша, әмма яхшылап басканнан соң, ябышмый башлый. Шуңа кулга ябыша, дип, артык бер грамм да он өстисе түгел. Он өстисез икән, пешкән камыр тыгыз була, ә болай мамык кебек йомшак булып пешә.

Яхшылап изелгән камырны сыек май белән майланган савытка салып, өстен каплап, җылы урынга кабарырга куйдым. Кабарган камырны, сак кына, өсте онланган куна тактасына төшердем һәм өстенә җиңелчә генә баскалап, кул белән җәйдем. Җәемне кисәкләргә бүлдем, 15 кисәк чыкты. Эчлек салып булочкалар формалаштырдым һәм өстен каплап расстойкага куйдым. Кабарган булочкаларның өстенә сөт белән тугланган йомырка сөрттем һәм кызган духовкада, 180°та 25 минут пешердем.

Рецепт буенча төгәл эшләсәгез, искиткеч йомшак күмәчләр килеп чыгачак. Монда иң мөһиме, артык он саласы түгел.
Хәттә икенче көнгә дә камыр үз йомшаклыгын югалтмый. 

Резида Фәйзуллина


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading