16+

Тәрәзә төбендә яшел суган үстерү ысулы

Тәрәзә төбендә кечкенә генә мәйданчыкта күп итеп яшел суган үстерергә теләсәгез, түбәндәге ысулны куллана аласыз.

Тәрәзә төбендә яшел суган үстерү ысулы

Тәрәзә төбендә кечкенә генә мәйданчыкта күп итеп яшел суган үстерергә теләсәгез, түбәндәге ысулны куллана аласыз.

Аның өчен кимендә 2 литрлы пластик шешә кирәк. 5 литрлы булса тагын да әйбәт.

Иң элек шешәнең башын кисеп атарга. Аннан соң шешәне визуаль рәвештә горизонталь яссылыкларга бүлергә.
Маркер ярдәмендә зур булмаган түгәрәкләр ясап, канцелярия пычагы белән шул түгәрәкләрне тишеп чыгарга. Бу тишекләрдән суганның кыяклары үсеп чыгачак. Шуңа да алар артык зур яисә бөтенләй кечкенә булмасын. Зур булса, туфрак кыела, кечкенә булганда, кыякларга үсәргә җайсыз булачак.

Шуны да әйтергә кирәк: тишекләрне шешә төбеннән кимендә 5 см өстәрәк тишә башларга кирәк.
Утырту өчен суганны да дөрес сайлау мөһим. Алар уртача зурлыкта яисә вак булса яхшы.

Аскы катламга башта туфрак салырга. Аның өстенә, кыяк тишектән үсеп чыгарлык итеп, суган төзәргә. Аннан туфрак. Шул рәвешле шешәнең өске өлешенә кадәр чиратлап тутырырга. Су сибәргә дә онытмагыз. Өске өлештә суган калырга тиеш. Беренче кыяклар 3-4 көннән күренә башлаячак. 
 

Язмага реакция белдерегез

3

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Татар хәрефләре бар бит, барыбер дөрес язмыйсыз."Суган төзәргә" дип язгансыз. "прицелиться" дигән сүз бит ул. "Тезәргә" дип язсагыз, аңлаешлы булыр иде...

    Мөһим

    loading