Яз җитү белән, күпләр, бакча эшләреннән кала, өйдә ремонт ясау уе белән яна башлый. Әйтүләренчә, ремонт-төзелеш эшләренең иң югары ноктасы июль-августка туры килә икән. Ремонтны үзең ясамыйча, махсус эшчеләрне җәлеп иткән очракта бу чорда аларның заказлары күп булуны, аннан да бигрәк, бәяләрне дә күтәреп куюларын истә тотарга кирәк. Шуңа да...
Газета укучыларыбыз арасында да бүген-иртәгә ремонт эшләрен башларга ниятләүчеләр бардыр. Сәхифәбездә без сезгә, ремонт барышында үзләренең хаталарын аерым теркәп барып, соңрак башкаларга да сабак булсынга дип интернет битләренә элеп куючыларның киңәшләрен бирергә уйладык.
Туалет белән ваннаны кушар алдыннан, яхшылап уйлагыз, иртән кемнеңдер бәдрәфкә керәсе бар, кемгәдер исә юынырга кирәк. Иртәдән үк өйдә тарткалашу булмасын өчен, аны, ничек бар - шулай калдыру хәерлерәк булмасмы?!
Ваннаның аскы өлешен башка беркайчан да томалатмыйм.
Ваннага ак төстәге плитка ябыштырмыйм, югыйсә, үзеңне хастаханәдә кебек тоясың.
Сантехникага һәм плиткага акчаны жәлләмим.
Гардеробны кечкенәрәк ясатып ялгышканмын, ярты метр аркасында гына бүлмәм кечерәймәгән булыр иде. Бөтен гардероб тулып беткәч, икенчене ясатып булмый бит инде.
Мебельләрнең ничек урнашуы планын белмичә торып, ут кабызгыч һәм розеткаларны урнаштырмас идем.
Идәнгә караңгы төстәге плитка яки линолеум куйдырмаска кирәк икән, чөнки аңардагы бөтен тап, тузан, су тамчысы күренеп тора, бигрәк тә кояшлы көннәрдә.
Ванна бүлмәсенә фен, электрик маникюр яки кырыну җайланмасы өчен розетка куярга онытмаска.
Бала бүлмәсенә, яктылык кискен генә кабынмасын өчен, реостат (яктылыкны көйләүче диммерлар) куеп калдыру уңайлы.
Җылы идән куеп калдыру да отышлы.
Ут кабызгычларны идәннән 80-90 метр биеклектә урнаштырганда, аны балалар да кабыза-сүндерә алачак.
Балконга, - хәзер кирәге чыкмаса да, алга таба ярап куюы бар, - ут һәм розетка кертеп калдырырга кирәк.
Ут кабызгычларны йокы бүлмәсенә ишектән керешкә дә, караватлар янына да куеп калдырасы калган, югыйсә, аның өчен яткан урыныңнан махсус торып йөрергә кирәк.
Аш бүлмәсендә суыткыч һәм кухня мебелен кая урнаштырасын алдан ук уйлап, алар торасы урында җылы идән җәеп тормаска кирәк булган.
Кухня идәненә җәйгән плиткаларга күп очракта аяк тая торган була. Аны җәйдергәнче, җиде кат уйлагыз.
Безнең кебек кытыршы плитка ала күрмәгез, юарга да җайсыз, тузан да күп тула.
Кухняга розетканы күбрәк куярга тырышыгыз, аларның һәрвакытта кирәге чыга.
Өстәге күршеләр унитаздан файдаланганда канализация торбасы бик шаулый, шуңа да аңа берәр нәрсә чорнап куегыз.
Яңа тәрәзәләрне обой ябыштырыр алдыннан куйдырыгыз.
Ваннаны җылы тоннарда ясасагыз, температура 5-6 градуска җылырак тоела.
Бүлмә ишекләрен куйганда, ут кабызгычның ишекне ачучы тотка ягында булуын башыбызга да китермәгәнбез. Вак кына әйбер югыйсә, ә күпме мәшәкать тудыра.
Бездә «Татар акылы - төштән соң» дигән бик тә мәгълүм бер гыйбарә бар. Алда санап үткән киңәшләрне истә тотканда исә сезгә аны искә төшерергә кирәк булмаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар