Тавык итеннән бик тәмле шашлык ясау ысулы
Шашлык ясау өчен 1 тавык, 200 гр майонез, 3-4 тырнак сарымсак, тоз, кара борыч, карри алабыз.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВРЎР‚

Шашлык ясау өчен 1 тавык, 200 гр майонез, 3-4 тырнак сарымсак, тоз, кара борыч, карри алабыз.
Тавыкны юып уртача зурлыктагы кисәкләргә бүлгәлибез.
Сарымсакны вак угычта уабыз. Аңа майонез белән карри салып болгатабыз.
Тавык кисәкләренә тоз һәм борыч сылап, майонезлы катнашмага батырып алабыз. Итне кәстрүлгә тыгызлап тутырып, төнгә суыткычка куябыз.
Шашлык өчен соус 50 гр төшсез ак йөзем, 50 гр әстерхан чикләвеге, 400 гр кефир, 7 аш кашыгы кинза, бөтнек кебек тәмләткечләр, тоз һәм төелгән кара борыч, пычак очына элеп кенә карри салыгыз.
Йөземне, әстерхан чикләвеге белән яшел тәмләткечләрне ваклап турыйбыз. Тоз, борыч, карри һәм кефир кушып, бөтенесен болгатабыз да суыткычка куябыз. Ит янына салкын килеш бирәбез.
Фото: https://pixabay.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Мәдәният
Балачакның һәрбер көне бәйрәм булырга тиеш
-
#Кыскача яңалыклар
Ильмира Нәгыймова ярдәм сорый
-
#Шоу-бизнес
«Әти-әни күңеле бары сизә инде»: тагын бер артист улын армиягә озаткан
-
#Җәмгыять
«Биләр, сәлкешләреңне каршы ал!»: Сәләт Биләр Форум беренче сменасын башлап җибәрде
-
#Кыскача яңалыклар
Хәрби комиссариатка яңа урынга күчү турында хәбәр итмәгәннәр өчен штраф күләме артты
Комментарийлар