16+

Телеңне йотарлык кәбестә

3 кг кәбестәне шакмаклап, кызыл төстәге бер зур болгар борычын саламлап турыйбыз. Ике зур кишерне эре угычта уабыз. Бер бәйләм петрушканы ваклап турыйбыз. Ике баш сарымсакны изәбез. Барысын бергә кушып, өстенә кайнар тозлык салабыз.

Тозлык ясау: 1,5 литр суга ярты стакан чистартылган үсемлек мае, бер стакан шикәр комы, ике аш кашыгы тоз, ярты пачка кореяча кишер өчен сатыла торган тәмләткеч, ярты бал кашыгы зәгъфран (шафран), ике аш кашыгы җитмеш процентлы аш серкәсе, ике дәфнә яфрагы, ике канәфер, тәменчә төелгән кара һәм кызыл борыч кирәк була. Кәбестә өстенә салынган тозлык суынгач, сөзеп алып, тагын бер кат кайнатабыз һәм кәбестәгә агызабыз. Суынгач, суыткычка куябыз. Кәбестәне икенче көнне үк ашарга була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading