16+

Тәмле пылау пешерү СЕРЛӘРЕ

Пылау өчен сарык ите (калак сөяге, түш ите, арткы ягы) яхшы. Тавык, күркә һәм балыктан да пешерергә була. Ә менә сыер итеннән пылау сусыл булмый. Итне зур итеп шакмалап турарга кирәк (5х5см булсын). Ит кисәге зуррак булган саен сусыл чыга дигән ышану да бар.

Пылауга дигән дөгенең крахмаллылыгы түбән булу шарт. Югыйсә, ул изелеп, ботка сымак булачак. Пылауга, гадәттә, кодгырт төстәге пылау салалар. Парда тотылган дөге дә яхшы.

Тәмләткечләргә килгәндә, зира, сарымсак, барбарис, ачы борыч кулланыгыз. Үзбәкләр әлеге ризыкка йөзем, айва, күрәгә дә сала.

Пылауны сарык койрыгы маеннан, ул булмаса, кунжут яки мамык маенда  кыздырыгыз. 1 кг дөгегә 200-250 мл май кирәк.

Суган белән кишерне эре итеп турагыз. Кишерне угычтан чыгару дөрес түгел. Сарымсакны тырнак белән салыгыз.

Су дөгене 1-2 см га күмеп китсен. Ит,дөге, кишер бертигез күләмдә булса, сыегыз тәмле чыгар. Суганны 1-2 баш та ярый.

Язмага реакция белдерегез

10

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading