16+

Тот чаңгыңны, киттек тауга...

Мәктәптә укыганда физкультура иң яраткан дәресләремнең берсе булса да, кышын чаңгыда йөрүне бик яратып бетерми идем. Үземә яраклы чаңгы ботинкалары калмауны, аз гына тамак авыртып торуны сәбәп итеп, ничек тә аякка чаңгы кимәү җаен карадым. Чаңгы ярышында, берничә йөз метрны күпсенеп, чаңгы юлын кистереп үтеп, чак кына призлы урын алмый...

Тот чаңгыңны, киттек тауга...

Мәктәптә укыганда физкультура иң яраткан дәресләремнең берсе булса да, кышын чаңгыда йөрүне бик яратып бетерми идем. Үземә яраклы чаңгы ботинкалары калмауны, аз гына тамак авыртып торуны сәбәп итеп, ничек тә аякка чаңгы кимәү җаен карадым. Чаңгы ярышында, берничә йөз метрны күпсенеп, чаңгы юлын кистереп үтеп, чак кына призлы урын алмый...

Ә хәзер исә бөтенләй башкача уйлыйм, саф һавада ап-ак кар өстеннән чаңгычылар салган эздән йөрүнең, выжылдатып, артыңнан буран уйнатып таудан шууның нинди авырлыгы булгандыр инде дип гаҗәпләнеп тә куям. Кулына чаңгы тотып шуарга баручыны күргәч, минем дә аңа ияреп, битләрне алсуландырып, табигатьтән көч алып, буыннарны яздырып кайтасым килә башлый.
Моның өчен әллә ни кирәкми дә, чаңгы базасына барсаң, теләгән хәтле шуа аласың. Үз чаңгыларың булса, тагын да яхшы. Беренчедән, теләсә кайсы вакытта якындагы паркка чыгып шуарга була. Аннары ул арзангарак та төшә. Акчаңны жәлләмичә бер тапкыр сатып аласың да гомер буе шуасың. Шунысы да бар: сатып алынган чаңгың сине һәр ял саен урамга әйдәп торачак. Монда инде чаңгы базасына кадәр барырга кирәк дип утырмыйсың, яхшылап киенәсең дә чаңгыңны тотып чыгып китәсең.
Чаңгы алырга ризалаттың, ә аларны кайдан һәм ничек алырга дисезме? Чаңгыны базардан да, кибеттән дә, хәтта төрле игъланнар белән тулган газеталар ярдәмендә кулдан да алырга була. Газетадагы бер игълан буенча шалтыратып караган идем, агач чаңгы+таяк+ботинкасы=900 сум, диделәр. Бик яхшы сакланган, дип тә өстәделәр. Бәясе кызыктырса да, мин кибеттән пластик чаңгылар карарга булдым.
Стиленә карап, чаңгылар өч төрле була. Классик дигәне гади шуучылар өчен булса, тимераяктагы сыман йөрүчеләр өчен «коньковый» дигәнен тәкъдим итәләр. Анысы башкаларыннан катырак булуы белән дә аерыла. Өченчесе - «комби» дигәне катнаш, ягъни алдагы ике стильнең катнашмасы була икән.
Классик шуу өчен үзеңнең буеңа 20-25 сантиметр кушарга кирәк. Ә тимераяктагы сыман шуарга теләүчеләр үз буйларына 10 сантиметр гына өсти. Катнаш стильдәгесе белән кызыксынсагыз - 10-20 см. Чаңгыларның күбесенең эче агач булып, тышы пластиктан, әмма араларында эче «күбек»тән ясалганнары да бар. Мондыйлары җиңелрәк һәм шуңа да 20-30 процентка кыйммәтрәк йөри икән. Гомумән, күпләр өстен күргән классик төрдәге чаңгылар 990 сумнан башлап 6000гә кадәр.
Чаңгының сыйфатын тикшереп карар өчен аны идәнгә салырга һәм өстенә басарга кирәк. Чаңгыга басканнан соң, аның астыннан кәгазь битен үткәреп карагыз, җиңел генә үтсә, чаңгыны алырга була.
Чаңгыга таяклар да кирәк бит әле. Әлеге дә баягы классик төр чаңгыларның таяклары гәүдә озынлыгыннан - 30 см га, ә тимераяклы шуу төрендә исә 15-20 см га кыскарак булырга тиеш. Классик таякларның күбесе пыяла җепселләрдән ясала. Тимераяклы шуу төре өчен алюминийдан эшләнә. Бәяләре 300 сумнан башлана.
Ныгыту җайланмалары да өч төргә бүленә: иң киң кулланыла торганы, классик төр өчен «NNN», аны теләсә нинди үлчәмгә көйләргә була, моннан кала «SNS75» һәм «SNS-пилот» дигәннәре дә бар, соңгысы «коньковый» һәм «комби» стильгә туры килә. Бәяләре - 990-1890 сум. Чаңгы ботинкаларының да бәясен алай арзан дип булмый: 2000нән алып 5000гә кадәр. Соңгысы бик җылы эчле икән. Ботинкаларны, әлбәттә инде, үз үлчәмеңнән зурракны сайларга кирәк.
Ә хәзер кибеткә барып, чаңгы сатып алып, ял көннәрен генә көтәсе кала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading