16+

Тоз урынына, ризыкка тәм кертү өчен, лимон согын кулланырга була

Сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар өчен көнгә бары 5 гр тоз куллану киңәш ителә.

Тоз урынына, ризыкка тәм кертү өчен, лимон согын кулланырга була

Сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар өчен көнгә бары 5 гр тоз куллану киңәш ителә.

Артык тоз кулланмау йөрәк-кан тамырлары, беренче чиратта, кан басымы белән бәйле авыруларны кисәтергә булыша.
5 гр – ул бер чәй кашыгы дигән сүз. Моңа ризык әзерләгәндә кулланылган тоз гына түгел, ә ризыкларның составында булган тозлар да керә. Шуңа да пешергәндә тозны бер калактан да азрак куллану яхшы.

Кан басымыннан интегүчеләргә тозның көнлек нормасын 3 гр кадәр төшерү киңәш ителә. Ягъни, ризыкларны тозсыз пешерергә. Ә тиешле 3 гр тозны кеше продуктлардан алачак. Чөнки тоз барлык азык-төлек составында да бар.

Әлбәттә тоздан тиз генә баш тарту авыр. Башта ризыкларның берсен тозсыз пешерергә тырышыгыз. Мисалга, иткә тоз салмагыз. Аның составында болай да күпмедер күләмдә натрий  бар инде. Ә ит янына пешерелгән карабодайга бераз гына сибәргә ярый.

Тоз урынына, ризыкка тәм кертү өчен, лимон согын кулланырга була.
Яшелчә, үләннәрне күбрәк ашагыз. Аларны тозсыз кулланыгыз.

Шулай ук даруханәләрдә натрий күләме киметелгән тозлар бар. Шуны куллана аласыз.

Ярымфабрикатлар кулланмагыз. Күп очракта алар составында тәмләткечләр белән бергә, тоз һәм натрий глуманаты да бар. Организмда су тоткарлану өчен нәкъ менә натрий җавап бирә дә. 


Фото: https://freepik.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading