16+

Тозлы камырдан да шәп бүләк юк

Зөһрә Касыймовнаның тозлы камырдан ясалган эшләнмәләрен мин бер танышымда күреп сокланган идем. Танышымның кухнясында эленеп торган алма, кәрҗин тулы виноград һәм башка җиләк-җимешләрне «үстерүче» белән якыннан танышасым килеп, Зөһрә Касыймовнаның өенә юл тоттым. Май чүлмәге тышыннан билгеле, дигәндәй, Зөһрә Феоктистованың ишегеннән килеп керүгә, сине агач кысалар эченә менеп кунаклаган төрле-төрле...

Зөһрә Касыйм кызы - һөнәре буенча балалар тәрбиячесе. Балалар бакчасында ул 37 ел эшләгән. «Кечкенә балалар белән бәйрәмнәр саен әти-әниләренә кулдан төрле әйберләр ясадык. Алар арасыннан үземә дә, балаларга да иң ошаганы - тозлы камырдан әвәләп ясалган әйберләр иде. Пенсиягә чыккач, аларны тагын да күбрәк ясый башладым», - ди Зөһрә ханым. Хәзер дә ул тик кенә ятмый, аны ара-тирә мастер-класслар уздырырга да чакырып торалар. Махсус заказ белән эшләтүчеләр дә күп икән. Бәяләренә килгәндә, тозлы камырдан ясалган картиналар 200дән алып 350 сумга кадәр тора. «Мине бу эштә иң кызыксындырганы - бүләкне үз кулларым белән ясау иде. Ул гади генә бүләк түгел, чөнки аңа синең күңел җылың да кергән. Хәзер исә бу шөгыль миңа күпмедер акча да китерә башлады. Ә аны ясаганда күңел ял итүне бернәрсә белән дә алыштырып булмый инде», - ди кул остасы.
Зөһрә Касыймовна аларны эшләү процессы белән дә таныштырды. Камырын ясар өчен, бер стакан суга ике стакан он, бер стакан тоз кирәк. Бу камырдан өч-дүрт эшләнмә чыга. Аларны пыяла өстенә җәелгән целлулоидка куеп, батареяда киптерә. Аннары гуашь һәм акварель буяулары белән буйый. Иң соңыннан лак белән ялтырата. Кибеттән сатып алынган фоторамкага канва яки берәр обой кисәге белән фон ясагач, камыр эшләнмәсен «Титан» җилеме белән ябыштыра.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading