Шәһри Казан

Төш юрап алыйк

Төштә яшеллек күрсәң, тиз килә торган шатлык. Төштә ак әйбер - шатлык, кара әйбер - кайгы, кызыл әйбер - кыстау, яшел әйбер - озын гомер. Ак тун кисәң, байлыгың күп була. Атка атлану - мәртәбәгә ирешү. Болганчык су - көтелмәгән күңелсезлек; саф, чиста су - яхшы хәбәр. Гармун тавышы ишетсәң,...

Төштә яшеллек күрсәң, тиз килә торган шатлык.
Төштә ак әйбер - шатлык, кара әйбер - кайгы, кызыл әйбер - кыстау, яшел әйбер - озын гомер.
Ак тун кисәң, байлыгың күп була.
Атка атлану - мәртәбәгә ирешү.
Болганчык су - көтелмәгән күңелсезлек; саф, чиста су - яхшы хәбәр.
Гармун тавышы ишетсәң, хәбәр була.
Җеп эрләсәң, ерак җирдән якын кешең килә.
Карчыга күрсәң, ил эчендә мәртәбә казанырсың.
Көзгегә карау яки яңа аяк киеме кию - тормышка чыгу.
Солы яки карабодай күрү - авыруга.
Су керү - елауга.
Суны көймә белән кичсәң, башка илгә барасың.
Төрле җепләр күрү - юлга чыгу

Реклама

Фото moyaradost.ru сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: