16+

Туфракка кайнар су сипмәгез!

Теплицаларда яшелчәләр күпкә тизрәк өлгерә. Шуңа да алар халык арасында бик популяр.

Туфракка кайнар су сипмәгез!

Теплицаларда яшелчәләр күпкә тизрәк өлгерә. Шуңа да алар халык арасында бик популяр.

Әмма зур уңыш алыр өчен кыштан соң теплицаның үзен дә, туфрагын да яхшылап эшкәртергә, зарарсызландырырга кирәк. Ябык территориядәге туфрак авырулар, корткычлар чыганагына әверелергә мөмкин бит.

Агроном Василий Яковлев билгеләп үткәнчә, теплицаның туфрагын 4 елга бер тапкыр тулысынча яңартырга кирәк.  Моның өчен яңа туфрак әзерләргә. Чирәм җирен чүпләрдән арындырып, органика белән баетып (тирес, черегән яфраклар, компост һ.б.) салсагыз, иң яхшысы булачак. Теплица эчендәге туфракны бөтенләй чыгарырга кирәкми. Өстендәге 15 см ын алып яңартуыгыз да җитә.

Алыштыру вакыты килеп җитмәгән икән, тирән итеп казыгыз һәм челтәр аша үткәрегез. Бу күп көч һәм вакыт таләп итә торган эш, әлбәттә. Әмма сез шул рәвешле корткычлардан котылачаксыз. Казып бетергәннән соң органика кертергә дә була.

Казыганнан соң химик эшкәртү үткәрергә дә онытмагыз. Моның өчен бакыр купаросы яхшы булыр. 50 гр купаросны 10 литрлы чиләктәге суга салып бутагыз һәм шуны сиптерегез. Туфрак кимендә 10 см тирәнлектә эшкәртелергә тиеш. Кайберәүләр сүндерелмәгән известь куллана. Әмма ул туфрактагы файдалы микрофлораны үтерә һәм нормаль һава алмашын тәэмин итә алмый.

Кайберәүләр туфрактагы паразитларны бетерү максатыннан, җирне духовкада киптерә. Тик бу ысулны кулланганда, туфракта корткычлар гына түгел, файдалы матдәләр дә юкка чыга. Нәтиҗәдә, туфрак уңдырышсызга әйләнә.

Икенче берәүләр туфракка кайнап кына чыккан су сибә. Бу бөтенләй дә нәтиҗәсез ысул, ди белгечләр.

Әмма термо эшкәртүсез дә ярамый. Хәтта кибеттән сатып алынган туфракта да гөмбәчекләр, бөҗәкләр һ.б. зыян сала торган әйберләр булырга ихтимал.
Иң яхшысы туфракны пар белән эшкәртү. Моның өчен туфракны пакетка тутырырга һәм кайнар су салынган чиләк өстенә куярга. Су суынганчы шулай тотарга.

Салкынга куярга түгел. Су суынганнан соң туфракны җәеп киптерергә.
Әгәр туфракны үзегез әзерләсәгез, аны да шул рәвешле паразитлардан чистартырга була.

Фото: https://www.freepik.com/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading