16+

Туныгыз озак еллар хезмәт итсен өчен түбәндәге киңәшләрне истә тотыгыз

Мех суларга тиеш. Туныгызны иркен урынга киң элгечкә элегез.

Туныгыз озак еллар хезмәт итсен өчен түбәндәге киңәшләрне истә тотыгыз

Мех суларга тиеш. Туныгызны иркен урынга киң элгечкә элегез.

Тимерчыбык элгечкә эләргә ярамый. Турыдан-туры кояш нурлары төшкән урында сакланса, мехның төсе үзгәрәчәк.

- Мех яңгырга да, карга да түзә. Урамнан кергәч, аны яхшылап селкегез дә җилләтелә торган коры бүлмәдә киптерегез. Кипкәннән соң, тагын бер кат селкегез. Юеш тунны тарак белән тарарга ярамый.
- Тунны җылыту приборлары янында киптерергә ярамый.
- Тунны җәй көне полиэтилен пакетта түгел, ә караңгы салкынча һәм җилләтелә торган урында саклагыз.
- Тунны, гадәттә, елына бер тапкыр химчисткада чистарттырыгыз. Тапларны өй шартларында бетереп азапланмагыз, нәтиҗәсе барыбер булмаячак.
- Тунга ислемайлар сөртмәгез.
- Ювелир эшләнмәләр тунның мехын һәм астарын ертырга мөмкин. Игътибарлы булыгыз.
- Сумкагызны җилкәдә йөртмәскә тырышыгыз. Юкса җилкә урыны ышкылып, мехы коелырга мөмкин.

фото:pixabay.com

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading