Шәһри Казан

Ультратавыш та дәвалый

Дөньяда күптөрле терапевтик ысуллар кулланыла. Безнең илдә хупланган терапияләр арасында магнит ярдәмендә дәвалану, ароматерапия, ультратавыш терапиясе, шулай ук тавыш, музыка ярдәмендә дәвалану бар. Аларның кайберләре белән сезне таныштырып үткән дә идек инде. Әйтик, музыканың авыруларны тернәкләндерүдә зур роль уйнаганын, төсләрнең дә теге яки бу авыруны дәваларга булышканлыгын беләбез. Медицинада ультратавыш...

Ультратавыш терапиясендә уннан егермегә кадәр мегагерц ешлыгындагы дулкыннар кулланыла. Ул да күп авыруларны дәваларга, косметик кимчелекләрне бетерергә булыша. Ультратавыш тонусны күтәрә, аллергиягә каршы торырга булыша. Моннан тыш, ул спазмнарны, тәндәге җөйләрне бетерә, тән тиресе картаюны тоткарлый, иммунитетны ныгыта, остеохондроз һәм артрит кебек авыруларны дәвалый һәм кан әйләнешен яхшырта һ.б. Бу терапия ярдәмендә тамак, борын һәм колак авыруларын дәваларга, бөердәге ташларны вакларга мөмкин. Шулай ук аның белән целлюлитны да дәвалыйлар, ул бетчәләрне һәм пигмент тапларын да бетерергә булыша.
Әмма ультратавыш белән дәвалану бөтен кешегә дә рөхсәт ителми. Әйтик, йөрәк-кан тамырлары авырулары булганнарга, түбән кан басымлыларга, туберкулез, шулай ук шикәр авырулы кешеләргә, аяклары шешенүчеләргә һ.б.га ул ярамый. Ультратавыш авырлы хатыннарга да рөхсәт ителми. Шуңа күрә табиб белән киңәшләшү мөһим.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 13 апрель 2018 - 15:47
    «Шәһри Казан» ат җигәргә өйрәтә
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
  • Икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункты акциясе. Фоторепортаж
  • Казанда язгы өмә старт алды
  • Иң яхшы хат ташучылар бүләкләүдән ФОТОРЕПОРТАЖ 12.04.2018
  • Яшел Үзән районы Татар Танае авылын су баскан! 11.04.2018
  • Алдавыч боз балыкчыларны куркытмый
  • Авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Илфак Шиһаповның тууына 50 ел тулуга багышланган кичәдән ФОТОРЕПОРТАЖ 5.04.2018
  • Мәшәкате күп булса да, яз – яз инде ул...
  • Яз җитте бит!
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 20 апрель 2018 - 16:55
    «Россия – минем тарихым» проектын 5 500 000 кеше караган Федеральный исторический проект «Россия-Мояистория» уверенно перешагнул отметку 5,5 миллионов, анонсировав сразу несколько крупных рекордов в различных уголках страны. Среди них Санкт-Петербург, привлекший на экспозиции за 5 месяцев 300 000 человек, Пермь,Махачкала и Волгоград, преодолевшие отметку в 100 000 посетителей менее, чем за полгода с момента открытия и Тюмень, где каждый третий школьник области уже побывал в историческом парке.
    16
    0
    0
  • 12 март 2018 - 08:37
    Илсөя Бәдретдиновага роза чәчәге урынына Роза кушаматлы тавык бүләк иткәннәр (ВИДЕО) Илсөя Бәдретдинова бу көннәрдә гастрольләр белән Татарстан һәм Башкортстан буйлап сәяхәт кыла. Аның инстаграмына карасаң, билет сатып алып килгән тамашачы, күчтәнәчсез дә килми икән.
    753
    0
    1
  • 11 март 2018 - 12:00
    И, адәм балалары... Кайчагында мин үземне чит планета кешесе сыман тоям. Җирдә яшәгән бу кавемнең минем нәселемдә дәхеле дә юктыр сыман була. Кайдадыр галәмнең гүзәл җирендә яшәүче бик акыллы һәм бик яхшы кешеләр ниндидер йомыш белән Җиргә төшкәннәрдер дә аны кисәк ташлап китәргә мәҗбүр булып сабый балаларын, ягъни мине онытып калдырганнардыр. Ә Җир кешеләренең берәрсе шул сабыйны бала тудыру йортына алып килгәндер...
    589
    0
    7
  • 11 март 2018 - 09:00
    Алдакчыны ничек танырга? Тормышта төрле хәл була, кайвакыт күзгә карап алдарга да туры килә. Статистика буенча, кеше көне буена 50 тапкыр да алдарга мөмкин икән. Мондый кеше инде чын алдакчы булып чыга. Аларны ялган детекторы ярдәмендә тиз ачыкларга була, әлбәттә. Ә башкача ничек танырга? Күзәтүләр аша.
    439
    0
    0
Ночной режим