16+

Үт куыгыңда таш булса...

Үт куыгындагы ташлардан халык медицинасы түбәндәге киңәшләрне тәкъдим итә.

Үт куыгыңда таш булса...

Үт куыгындагы ташлардан халык медицинасы түбәндәге киңәшләрне тәкъдим итә.

1. Көн саен 2-3 аш кашыгы кара торманың әле генә сыгылган согын эчәргә. Ташлар барлыкка килүне кисәтү өчен 1 өлеш кара торма согына шулхәтле үк бал кушып эчәргә.
2. Ярты ел дәвамында көнгә 3-4 тапкыр 1 аш кашыгы кишер суы кабарга.
3. 100 грамм башлы суганны турарга, шуңа 4 аш кашыгы яхшы зәйтүн мае, 3/4 стакан су, 40 грамм сарыкның туң маен салырга. Катнашманы салмак утта 10 минут кайнатырга. Уттан алып, бераз тотарга һәм сөзәргә. 1 атна буена төнгә каршы, җылы килеш, 1/4 стакан эчәргә. 2 сәгатьтән соң ярты стакан мурт шомырты (крушина ломкая) төнәтмәсен эчеп куярга.
Төнәтмәне әзерләү ысулы: ярты аш кашыгы мурт шомыртын 1 стакан суга салып салмак утка куярга. Кайнап чыгу белән уттан алырга, 4-6 сәгать төнәтергә. Дәвалану курсы – ел дәвамында 1 атна.

Фото: https://www.freepik.com/
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading