Үрентенең нык сабаклы, көчле тамырлы, сау-сәламәт булуы бик күп факторларга бәйле.
Беренче чиратта нинди туфракка чәчүебездән тора. Шәхсән үзем, көзгә кергәч, өч өлеш кәсле туфракка ике өлеш черемә, бер өлеш елга комы, бер чиләк катнашмага 1 стакан агач көле, ике-өч кашык суперфосфат кушып, әйбәтләп болгатып, капчыкларга тутырып, кышка катырырга салкын гаражга куеп калдырам. Чәчүгә керешергә атна-ун көн кала өйгә алып кереп эретәм, кибеттән сатып алынган торфлы универсаль субстрат белән аралаштырам.
Туфракны зарарсызландыруның берничә ысулын кулланып караганым булды. Кайбер елларда аны духовкада кыздырып алдым, кайсыдыр елда туфракка марганцовкалы кайнар су бөркеп, өстен томалап тордым. Узган елда өсләренә гумат эремәсе сипкән идем. Лотокларга тутырылган туфраклы-торфлы катнашмага буразначыклар сызып, шуларга чәйнектән кайнар су сибеп, состав кулны пешерми башлагач, орлыклар тезеп чыкканым да булды. Һәр ысулның уңай һәм кимчелекле яклары бар. Быел чәчүгә керешкәнче, туфракны үзем ясаган Бессараб эремәсе белән тукландырырга җыенам.
Чәчүнең төрле ысулларын кулланып караганым булды. Элеккеге елларда пикировкалап, күчереп утыртылган бик күпсанлы кәлшәләремә фатирыбызда урын таба алмыйча иза чигә идем. Соңгы елларда порейны, сельдерейны, брюссель кәбестәсен, брокколины, чәчәк кәбестәне февральнең беренче ункөнлегендә торттан бушаган тирән пластик савытларга чәчтем, март ахырыннан апрель азагына чаклы теплицада тотып чыныктырдым, пикировка ясамыйча гына, май башында бакчадагы түтәлләргә күчереп утырттым. Петунияне “проращиватель” дип атала торган, өсте пластик капкачлы савытларда чәчеп үстерү уңайлы. Берәмләп күчерүне апрельдә теплицада башкару күпкә җиңелрәк. Тагетисларның бер өлешен иртәрәк өлгертү өчен, март аенда лотокка чәчсәм дә, фатирда үстергән чагымда берәмләп күчерергә ашыкмыйм. Алар нәзберек түгел, яңа урында бик тиз тернәкләнәләр, әмма кырауларга бик нык бирешәләр. Шунлыктан кәлшәләрне ачык грунтка чыгарып утыртканчы теплицага куеп торам.
Тәрәзә төбендәге урынны экономияләүнең бик җайлы ысулын куллана башладым. Ламинат астына җәеп калдырыла торган 2-3 миллиметрлы йомшак синтетик аслыкны 13-15 см киңлектә тасмалап кисеп алам. Шуның өслегенә 2 см калынлыкта туфрак түшәп, өске ягыннан 1 см калдырып, арасын 3-4 см итеп, томат орлыклары тезеп чыгам. Биостимулятор эремәсе бөркегәч, бәдрәф кәгазе каплап, әкәм-төкәм рәвешендә түгәрәкләп төреп, таралып китмәсен өчен, ике җиреннән резинка белән эләктереп, майонез чиләгенә тыгып куям. Өске өлешен әйбәтләп чылатырлык итеп, җылытылган кар суы сибәм. Тышына фломастер белән кайсы числода нинди сортлы яшелчә чәчүем турында язам. Өстенә пластик пакет кидереп, җылы урынга тишелдерергә куям. Беренче үсентеләр күренә башлауга, япмасын салдырып, салкынча тәрәзә төбенә куям. Бер тәрәзә төбенә 20-25 майонез савыты сыя. Кәлшәләр исәя төшкәч, улитканы таратып салып, ревизия ясыйм.
Хәлсез үсемлекләрне, тишелмәгән орлыкларны алып ташлыйм, туфрак өстим. Тыгыз тишелгәннәрен буш урыннарга күчереп куям. Бу стадиядә суны бары тик майонез чиләге төбенә генә сибәбез. Тамырлар су эзләп төпкә таба юнәлә, тармаклана. Әгәр туфрак өсти барсак, рассада артык куе булмаса, аны берәмләп күчереп утыртмыйча гына теплицага алып килеп утыртырга була. Көздән туфрак алып калмаган булсагыз, тәрәзә төпләрен февральдә үк балчыкка батырасыгыз килмәсә, улитканы туфраксыз да ясап була. Синтетик аслык өстенә берничә кат бәдрәф кәгазе түшәп, шуңа биостимулятор эремәсе бөркеп, орлыкларны кәгазь эчендә генә шыттырып, рассаданы берәмләп күчергәнче, кәлшәләрне беркадәр үстереп алырга була. Майонез савыты төбендә һәрдаим 2 см тирәнлегендә гуматлы эремәле суның булуы мәҗбүри. Тамырлар шуны “эчеп”, үсемлек яфрак ярачак.
Борыч белән баклажан күчереп утыртканны өнәми. Аларны ярты литрлы торфлы яки пластик стаканнарга чәчеп үстерүчеләр бар. Шәхсән үзем шуларны ян-яклары пластинкалардан җыела торган 8, 12, 16 секцияле бик уңайлы савытларда үстерәм. Борычларны бер ояга 2 данә чәчеп, түтәлгә дә парлап утырту отышлы. Көйсез баклажанны тирәнрәк, иркенрәк савытка чәчүебез хәерле. Петуния, портулак, каен, җир җиләге, сельдерей орлыклары бик вак, аларны туфрак белән күмдереп чәчәргә ярамый, тишелеп чыгулары өчен яктылык кирәк. Шәхсән үзем алар өчен әзерләнгән туфраклы көпшәк составны савытның яртысына чаклы тутыргач, өслеген кул аркасы белән тигезлим дә, сыйган кадәр чиста кар түшим. Шуңа вак орлыкларны сибеп җибәрәм, пленка каплап, җылы, якты урынга, кухня шкафы өстенә менгереп куям. Ара-тирә өстен ачып, һава кертәм. Кар эри, орлыклар шифалы суда бүртә, туклана. Аларга беренче вакытка кар суының дымы да җитә.
Үсентеләр тишелгәч, тәрәзә төбенә куям, алар исәя төшкәч, суны шприц белән савыт тирәли генә сибеп, туфракны дымландырырга туры килә. Караяк чиреннән саклау өчен, төпләренә чиста коры ком сибеп җибәрү отышлы. Февраль-март айларында кояшлы көннәр аз була, шунлыктан үсентеләрне фитолампалар астында яктыртырга туры килә. Үсентене тишелеп чыгуга салкын тәрәзә төбенә кую отышлы. Ул сузаймый, беренче чиратта тамыр системасын ныгыта. Томатларымны беренче чын яфрагы чыккач берәмләп күчереп утыртырга гадәтләнгән идем, кайберәүләр ике-өч чын яфрагы чыгуын көтә. Улиткада үстергәндә ашыкмаска да була. Томатны күчергәндә озын тамырының очын чеметеп өзеп алсак, ул тармаклана. Борыч, баклажан, кыяр, кабак, карбыз, кавынныкына кагылмавыбыз хәерле.
Рассаданы үтәли җилдән саклау турында онытмыйк. Борычның төбе гел дымлы торырга тиеш булса, томатка суны атнага бер мәртәбә күп итеп сибү тиеш. Су сипкән саен төпләренә туфрак өсти барабыз. Тамырлар караңгылыкны ярата, савытлар ачык төстә булса, аларны кәгазьгә төреп булса да томалавыбыз хәерле.
Рассада көндез җылыда, төнлә салкынча температурада әйбәт үсә. Апрельдә балконда чыныктыра башлап, теплицада саф һавага, якты кояш нурларына ияләштереп утыртабыз. Соң өлгерешле томатларның вегитация срогы озын, аларны март башында, иртә өлгерешлеләрен март азагында чәчү отышлы. Үзебез үстереп алган яшелчә орлыкларын тозлы суда калибрлапи, төпкә батканнарын-тукларын марганцовкалы суда 20 минут зарарсызландырып, тәүлек буе көл суында яки бал эремәсендә, алоэ согында, энерген, циркон кебек биостимуляторда тукландырып, уятып, шыттырып чәчсәк, томатлар 3-4 көндә тишелеп чыгачак. Борычлар, астра, ицинния чәчәкләренең күпчелеге бер атнада тишелә. Соңгы елларда брюссельнеке белән чәчәк кәбестәдән кала, башка төрдәге кәбестәләрне март азагында–апрель башында турыдан-туры теплицага чәчеп үстерә башладым. Кәлшәләрем күпкә ныграк була.
Хәмидә Гарипова
Казан.
Фото: https://pixabay.com/ru/
Комментарийлар