16+

Вакыт җитми, ничек табарга? (киңәшләр)

И зарланабыз инде вакыт җитми, дип! Сез дә шундыймы ул? Ләкин бу моң-зарларга кайчан да булса нокта куярга кирәк бит инде. Менә хәзер үк!

Вакыт җитми, ничек табарга? (киңәшләр)

И зарланабыз инде вакыт җитми, дип! Сез дә шундыймы ул? Ләкин бу моң-зарларга кайчан да булса нокта куярга кирәк бит инде. Менә хәзер үк!

Моның өчен, иң беренче чиратта, нишләргә? Һәрвакыт ОНЛАЙН булудан туктарга! Телефон гел эшегездән бүлдерергә генә торамы? Икенче бүлмәгә чыгарып куегыз сез аны. Тавышын сүндерегез, шалтыратуларга, хәбәрләргә аннары җавап бирегез. Әгәр берәр социаль челтәрдән чыгып китүгә үк, нәрсәдә дә булса булыр, дип борчыласыз икән, кәефегезне төшерәбез: булмаячак! 

Дөрес карарларны иртән кабул итәргә өйрәнегез. Көнлек план язу, башны кирәкмәгән уйлардан арындырырга өйрәнү дә вакытыгызны янда калдырачак. Аннары 2 минут вакыт җитә торган эшләр була. Аларны һаманһаман сузып йөреп дөрес эшләмисез.

Буш кул белән йөрмәгез. Өйдә һәрвакыт үз урынында ятмый торган әйберләр була. Бер бүлмәдән икенчесенә чыкканда, шуны урынына алып куегыз. Өй җыештырганда, әйбер урнаштыруга вакыт азрак китәчәк.
Әйберләр дә урынында ятачак. Тагын бер мөһим пункт: йокларга һәрчак билгеле бер вакытта ятыгыз. Әгәр бу режим бозылса, көнегезнең уңышсыз үтәчәгенә хәтта шикләнмәгез дә!

Йокы сәгатен дөрес планлаштыру – уңышка ирешүнең бер сере.
Әгәр нәрсәдә дә булса яхшы күрсәткечләргә ирешергә телисез икән, ул эшне көн саен эшләгез! Бу очракта вакыт җитмәүгә зарланудан туктап, көн саен аны дөрес итеп файдаланырга өйрәнегез. Сәламәтлек кебек үк, акчага сатып алып булмый торган вакыт та бар икәнен онытмагыз!

Эшкә соңга калмас өчен нишләргә?
Яраткан җырларыгыздан плей-лист төзегез. Иртән җыенгында шуларны тыңлагыз. Соңгы җыр уйнаганда, сез инде ишектән чыгып китәргә әзер булырга тиеш. Бу үз дисциплинаны да арттыра, кәефне дә күтәрә.

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X