16+

Вегетариан чүлмәге

4 чүлмәккә: 600-800 гр шампиньон, 7-8 бәрәңге, 2-3 суган, 2 кишер, 1әр помидор һәм баллы борыч, каймак, шулпа, яшел тәмләткечләр, тоз, борыч, кыздыру өчен үсемлек мае Чистартылган гөмбәне турап, ярым боҗралап туралган суган белән бергә үсемлек маенда кыздырырга. Бәрәңге һәм помидорны шакмаклап, кишерне түгәрәкләп яки ярым түгәрәкләп, борычны саламлап турарга....

4 чүлмәккә:

  • 600-800 гр шампиньон,
  • 7-8 бәрәңге,
  • 2-3 суган,
  • 2 кишер,
  • 1әр помидор һәм баллы борыч,
  • каймак,
  • шулпа,
  • яшел тәмләткечләр,
  • тоз, борыч, кыздыру өчен үсемлек мае

Чистартылган гөмбәне турап, ярым боҗралап туралган суган белән бергә үсемлек маенда кыздырырга. Бәрәңге һәм помидорны шакмаклап, кишерне түгәрәкләп яки ярым түгәрәкләп, борычны саламлап турарга. Шулпаны кайнатып, тоз сибәргә. Чүлмәккә бәрәңге, гөмбә, суган, кишер, борыч, помидорны катламлап тутырырга. Өстенә шулпа коеп, 2-3 аш кашыгы каймак өстәргә. Чүлмәкләргә капкач каплап, газ мичендә бер сәгать пешерергә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading