16+

Өй артыбыз гөлбакча...

Җәйге җылы көннәр артта калып барса да, бакчачыларның эше әле муеннан. Уңышны җыеп алудан кала, көннәр суыта башлаганчы, бакчаны тәртипкә китерәсе, суганчалы үсемлекләрне, карлыган, крыжовник куакларын сирәкләп, аларның чыбыкчаларын утыртып чыгасы бар.

Өй артыбыз гөлбакча...

Җәйге җылы көннәр артта калып барса да, бакчачыларның эше әле муеннан. Уңышны җыеп алудан кала, көннәр суыта башлаганчы, бакчаны тәртипкә китерәсе, суганчалы үсемлекләрне, карлыган, крыжовник куакларын сирәкләп, аларның чыбыкчаларын утыртып чыгасы бар.

Чәчәк суганчаларын утыртыр алдыннан, кулыгызга кәгазь-карандаш алыгыз да диванга җайлап утырып, киләсе елга бакчага нинди чәчәкләр утыртасыз, суганчалыларны кай тирәгәрәк урнаштырасыз - шуларны күзаллап, бакчаның схемасын сызыгыз. Чәчәкләр үстерергә яратучы Флера апа Хәмидуллина әйтүенчә, суганчалыларны күпьеллык куаклар алдына, сукмак тирәсенә, беседка янәшәсенә утыртсаң әйбәт. Күпьеллык чәчәкләр арасында да урын табарга була аларга. Чәчәк атып бетергәч, боларының яфраклары саргаеп кибә башлый, ул урын ямьсезләнеп, «пеләшләнеп» кала. Күпьеллык чәчәкләр исә аларны каплап китә. Шунысын да онытмагыз, аларның урыны кояш астында булырга тиеш, ди ул. Күләгәле җирдә чәчәкләр начаррак үсә икән. Агач астына яфрак ярганчы чәчәк атарга өлгерә торганнарын: лалә, нәркис, рябчик, хионодокса, гиацинтны урнаштырыгыз. «Утыртыр алдыннан зуррак суганчаларны сайлагыз, кибеттә сатылганнары арасыннан да шундыйларын сорап алыгыз. Ник дигәндә, суганчасы зур булган саен, чәчәге дә эре һәм матур була», - дип киңәш итә чәчәкләр үстерүче. Суганчалыларны утыртуның тагын бер төп шарты бар икән, ул да булса - яңа утыртылганнары өстенә, кышын туңмасыннар өчен, 10 см лап коры яфрак капларга кирәк. Иртә язда аларны аласы була. Ә тамыр җибәргән берничә еллыклары өстенә исә яфрак түшәп калдыру кирәкми.
Сентябрь урталарына крыжовник, кура җиләге һәм карлыган куакларын да сирәкләргә кирәк. Корыган, зәгыйфь, корткычлар зарарлаган ботакларын кисеп алыгыз. Карлыганның - дүрт яшьтән, крыжовникның алты яшьтән картрак ботакларын бөтенләй кисеп ыргытыгыз. Бу чорга аларның чыбыкчаларын да утыртырга өлгерәсез. Тик соңара күрмәгез, кышка таба барган саен, аларга тамыр җибәрү өчен вакыт аз кала. Утыртыласы чокырга чабылган чи үлән белән черемә салып калдырыгыз. Әлеге «биоягулык» туфракның көзге температурасын күтәрә, бу исә чыбыкчаларга тамыр җибәрергә булыша. Аннан инде ком белән катыштырылган туфрак салыгыз.
Утырткан ботакчыкларга атнасына бер тапкыр су сибегез. Кышка аларны киселгән чыршы ботаклары белән каплагыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading