16+

Яңа ел каршылаганнан соң баш «төзәтергә» кирәкми (КИҢӘШЛӘР)

Яңа ел каникулында без нәрсә эшлибез соң? Әлбәттә, ял итәбез. Ничек кенә ял итәбез әле, дисезме? Алайса икенче сорау - ничек ял итәбез? Диванда ауныйбыз, көне буе телевизор карыйбыз, ярты көнне өстәл артында үткәрәбез... Сезнеңчә, ял итү шушы буламы? Юк! Бу ял түгел!

Яңа ел каникулында без нәрсә эшлибез соң? Әлбәттә, ял итәбез. Ничек кенә ял итәбез әле, дисезме? Алайса икенче сорау - ничек ял итәбез? Диванда ауныйбыз, көне буе телевизор карыйбыз, ярты көнне өстәл артында үткәрәбез... Сезнеңчә, ял итү шушы буламы? Юк! Бу ял түгел!

Яңа ел каникулында без нәрсә эшлибез соң? Әлбәттә, ял итәбез. Ничек кенә ял итәбез әле, дисезме? Алайса икенче сорау - ничек ял итәбез?

Диванда ауныйбыз, көне буе телевизор карыйбыз, ярты көнне өстәл артында үткәрәбез... Сезнеңчә, ял итү шушы буламы? Юк! Бу ял түгел! Мин сезгә ял итү «программагызның» нәкъ киресен тәкъдим итәм: күбрәк хәрәкәтләнергә, көннең яртысын ачык һавада уздырырга, күп ашамаска.

Башны «төзәтергә» кирәкми
- Гадәттә, Яңа елны без зурлап уздырырга яратабыз. Һәр көнне диярлек кунак килә, үзебез кунакка барабыз, гел табын артында утырабыз, кеше сыйлыйбыз, үзебез сыйланабыз. Калорияле салатлар, майлы, кыздырылган ризыклар, исерткеч эчемлекләр - ашказаны гына түзсен, - ди Республика медицина профилактикасы үзәгенең гигиена тәрбиясе табибы Роза Алимова.
Яңа ел алдыннан матур булып күренергә теләп, артык килограммнарыннан котылучыларның да тырышлыгы юкка чыга. Ул кабат үзен сиздерә башлый. Бәйрәм табыны организм өчен бик көчле стресс та булып тора. Күптөрле, бер-берсе белән ярашмаган ризыкны эшкәртергә кирәк, аңа тагын исерткеч эчемлекләр дә өстәлә - ашказаны гына түзсен.

- Шушы вакыт аралыгында ашказаны-эчәк тракты авыруларыннан зарланучыларның да саны арта. Моны булдырмас өчен һәр көнне бер литр ярым-ике литр су эчәргә өйрәнегез. Әмма бу йөрәк-кан тамырлары авырулары булмаучыларга гына. Каникул вакытында диетик меню булдырырга кирәк. Иртән ботка ашау файдалы. Аңа киптерелгән җиләк-җимеш салсагыз, суда шикәр салмыйча пешерсәгез, тагын да яхшырак. Ризыкны парда пешереп ашау яхшы. Кыздырылган ризыклар турында киләсе бәйрәмнәргә кадәр онытып торсагыз да була. Бәйрәмнәрдә күпләр исерткеч эчемлекләрне чамадан тыш куллана, шуның белән алкогольдән агулану куркынычы да туа. Ул, үз чиратында, бөтен организмның эшчәнлеген боза. Баш «төзәтергә» дә яраталар бездә. Аның белән хәлне тагын да катлауландырырга мөмкинсез. Каты чәй, каһвә дә эчмәгез андый вакытта, алар йөрәккә начар тәэсир итә, - дип кисәтә табиб.

Чаңгыга басыгыз, дусларыгыз белән аралашыгыз

Табиблар фикеренчә, безнең организм табигатьтә, актив хәрәкәт иткәндә ял итә.
- Ул нервларны да тынычландыра, депрессиягә дә бирелеп утырырга ирек бирми. Спорт залына йөрү, йөгерү, җәяү йөрү, чаңгыга басу, гомумән, физик активлык вакытында каныбызга эндорфиннар бүленеп чыга, аларны, икенче төрле, «бәхет гормоннары» дип тә йөртәләр, - ди Роза Алимова.

Таудан чана шуу ул - бала вакытны да искә төшерү. Гаиләгез, балаларыгыз, дусларыгыз белән җыелышып чана шуарга барыгыз. Балалар белән бергәләп ял итәргә вакыт таба алмаучылар өчен менә дигән мөмкинлек. Кары булса, кар бабайлар да әвәләп куярга онытмагыз, чыршы тирәли әйлән-бәйлән әйләнеп җырлап алу да гаеп саналмый.
Психологлар да табигатькә чыгып ял итү ягында. Аларның сүзләренчә, телевизор каршында утыру безнең психикага зыян гына китерә, ял итәргә комачаулый. Музыка тыңлау, бию, кинога-театрга йөрү, китап уку, дуслар белән аралашу да күңелне күтәрә, ди алар.

Шәһәр җирендә Яңа ел каникулы вакытында бушлай бәйрәм чаралары күп уздырыла. Һәр көнне берәр чыршы янына барып кайтсагыз да, бәйрәм программагыз кызыклы булыр. «Әкият» курчак театры каршында эшләүче боз шәһәрчеге, «Казан-Арена» стадионы территориясендәге иң зур шугалакка да барырга онытмагыз.

Соңгы киңәш: кибетләргә, күңел ачу чараларына барганда, банк картасын алмау хәерле. Кесәгә булган акчагызны гына тыгыгыз. Ни өчен дигәндә, банк картасына ышанып, акчагызны артык юмарт тотуыгыз бар. Кесәдәге акчаны исә һәрчак контрольдә тотып була.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading