16+

Яңа елда ашаганчы су эч

Диетологлар, сәгать телләре 12 сукканны көтеп, көне буе ач йөрү организмга зыян китерергә мөмкин, ди

Яңа елда ашаганчы су эч

Диетологлар, сәгать телләре 12 сукканны көтеп, көне буе ач йөрү организмга зыян китерергә мөмкин, ди

Яңа ел бәйрәмнәре кеше өчен үзенә күрә бер сынау инде ул. Сәгать телләре төнге 12не сукканчы ашамыйча түзәбез дә, аннары барысын бергә тутырабыз.
Ашказаны гына түзсен. Икенче көнне авырлык, эч авырту күзәтелә. Яңа елдан соң йокы туймау, баш авырту да күпләргә таныш күренеш. Яңа ел бәйрәменнән соң еш кына кешедә ашказаны-эчәк тракты, йөрәк-кан тамырлары авырулары кузгалырга мөмкин.
Яңа елны сәламәтлеккә зыян килмәслек һәм файдалы итеп үткәрү турында белгечләрдән сораштык.

Нәрсә ашарга?
Галимнәр тикшерү уздырган: баксаң, кеше ашаган ризыкның бары 10-15 процентын гына үзләштерә икән. Ризык тиешенчә эшкәртелмәгәннән ашказаны кыздырырга, әче су килергә, газлар хасил булырга мөмкин. Күпләрдә Яңа ел төнендә бик начар бер гадәт бар. Төн җиткәнче ашамыйча торалар. Көне буе ач торган ашказаны шок кичерә. Шуңа да 31 декабрьдә иртәнге ашны ашарга, көн дәвамында җиңелчә тукланырга кирәк. Табынга утырыр алдыннан 40 минут кала бер стакан су эчеп, җиңелчә салат ашау файдалы, дип киңәш итә табиблар.

Ашказаны-эчәк тракты өчен алкоголь, ысланган ризыклар һәм төрле буягычлар кушылган эчемлекләр зыянлы. Аларны чама хисен белеп кенә кулланырга кирәк. Дөрес туклануга да игътибар бирү мөһим. Бәйрәм хакына дөньяңны онытып ашарга ярамый. Тозлы ризыкларның чамасын белергә кирәк, чөнки алар организмда сыеклык тоткарлануга, шешенүгә, ашказанының лайлалы тышчасының ялкынсынуына китерә.

Яңа елны “Оливье” һәм “Сельд под шубой” салатларыннан башка күз алдына да китереп булмый. Баксаң, алар бик үк файдалы түгел икән. Колбасаны – пешкән ит, майонезны – каймак, тозлы кыяр урынына яшелен кушсаң яхшырак. Тозлы балыкның майонез, бәрәңге, йомырка белән кушылуы да ашказанына зур көч китерә. Мондый ризыкны эшкәрүе бик авыр.

Җиләк-җимеш белән дә сак булырга кирәк. Мәсәлән, банан, виноград кандагы шикәрне күтәрә. Виноград бигрәк тә ашказаны авыртулы кешеләргә киңәш ителми.
Сүз уңаеннан, Яңа елда чамасын белмичә спиртлы эчемлекләр куллану бәйрәмнең ямен бетерергә мөмкин. Диетологлар артык исермәс өчен эчкәнче, үсемлек мае белән болгатып ясалган салат, йә уылдыклы бутерброд ашап куярга киңәш итә. Чәй, кәһва да комачау итми. Бәрәңге, тозлы кәбестә исерткеч эчемлекләрнең тәэсирен бераз киметә. Гомумән, чама хисен онытырга ярамый, өстәл артыннан торып урамда саф һава сулап керү яхшы. Дөрес, аякта басып тора алмаслык хәлгә килгән кешеләргә салкынга чыкмаса яхшырак. Егылып өшү ихтималы зур. Спиртлы эчемлекләрне газлы су белән аралаштырып эчү организм өчен зыянлы. Тәмәке тарту да тизрәк исертә. Кыскасы, икенче көнне баш авыртмасын өчен спиртлы эчемлекләр кулланмавың – тагын да яхшы.

Яңа ел төнендә: ( таблица)
Нәрсә ашарга?
Яшелчә, җиләк-җимеш
Җиңелчә салатлар, җиләк-җимешкә йогурт болгатылган салат
Парда пешерелгән ризыклар
Томалап пешерелгән кәбестә
Казны парда пешерсәң файдалырак
Аз калорияле тортлар
Морслар, чәйләр, чиста су

Нәрсә киңәш ителми:
Газлы су, алкоголь эчемлекләрнең чамасын белү кирәк
Майонез кушылган салатлар
Ысланган, кыздырылган майлы ризыклар
Төнгә каршы күп итеп ит, пилмән ашау
Тозлы ризыклар

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading