16+

Яңа елга пиротехник эшләнмәләр алганда нәрсәләргә игътибар итәргә?

Яңа ел чыршы, мандарин, Кыш бабайлар гына түгел, салютлар аттыра торган вакыт та. Төнге сәгать унике тулгач, күпләр ишегалдына чыгып салют ата. Бәйрәм кәефен бозасыгыз килмәсә, аны сак кулланырга кирәк. Шулай ук сатып алганда да игътибарлы булыгыз.

Пиротехник эшләнмәләр алганда нәрсәләргә игътибар итәргә?

Аларны җир асты кичүләреннән, базардагы шикле палаткалардан алмагыз. Аларны саклау шартлары дөрес үтәлмәгән булып чыгарга мөмкин. Петарданы да, пиротехник эшләнмәләрне дә махсуслашкан кибеттән алырга тырышыгыз.

Товарның сыйфат сертификаты һәм документлары булырга тиеш. Сатучы аларны күрсәтүдән баш тартса, шикләнерлек урын бар.

Эшләнмәнең кабында яраклылык вакыты, саклау шартлары һәм җитештерүче турында мәгълүмат, утильләштерү буенча таләпләр күрсәтелүе шарт.

Товарның рус телендә язылган инструкциясе булырга тиеш. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading