16+

Ябыккан идем дә...

Статистика буенча, кайчандыр ябыга алучыларның 5 проценты гына әлеге нәтиҗәләрен саклап кала. Ә калган 95 проценты кире үз авырлыгын җыя. Бу нилектән?

Ябыккан идем дә...

Статистика буенча, кайчандыр ябыга алучыларның 5 проценты гына әлеге нәтиҗәләрен саклап кала. Ә калган 95 проценты кире үз авырлыгын җыя. Бу нилектән?

Бу, беренче чиратта, кешенең дөрес ябыкмавы белән аңлатыла. Күпләр бу процессны кыска дистанциягә йөгерү дип кабул итә. Берәр атна кефирда утырып алам да шуның белән шул, дип уйлый. Кызганыч, бу схема дөрес эшләми.
Гәүдә авырлыгын контрольдә тоткан кешенең менюсына 500 граммнан алып 1 кг га кадәр яшелчә һәм җиләк-җимеш керергә тиеш. Рационда катлаулы углеводлар, ярмалар һәм икмәк тә булсын. Аксымлы ризыклардан балык белән диңгез продуктларын куллану хәерлерәк. Алар иттән файдалырак. Ә менә әзер ит продуктларыннан, баллы ризыклардан һәм ак икмәктән баш тартыгыз.
Нәтиҗә шул: ябыгырга гына түгел, нәтиҗәне дә саклыйсыгыз килсә, озын юлга чыгарга әзер булуыгыз зарур. Тормыш рәвешен артык кг нан котылырлык һәм аларны кире кайтмаслык итеп үзгәртергә кирәк. Гәүдә авырлыгын, ничек туклануыгызны гел күзәтеп торыгыз.
Һәрдаим, һәр 3-4 сәгать саен, әмма аз-азлап ашауга күчегез. Эчү режимы турында да онытмагыз: һәр гәүдә авырлыгына тәүлегенә 30 мл су яки баллы булмаган чәй керергә тиеш. Бу матдәләр алмашын нормада тоту һәм артыгын ашамау өчен мөһим. Чөнки күпләр ашыйсы килү белән эчәсе килүне бутый.
Физик күнегүләрдән башка, диета тотып кына ябыгырга мөмкин. Тик ябыкканнан соң гәүдә авырлыгын саклап калу өчен физик активлык кирәк. Тазармас өчен көненә якынча ун мең адым ясарга тырышыгыз. Сүз гадәти йөрү рәвеше турында бара.
Даими рәвештә үлчәүгә басып карау турында да онытмагыз. Моны атнага бер тапкыр, билгеле бер көндә һәм сәгатьтә башкарыгыз. Иң яхшысы - иртән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading