16+

Яхшы уңыш алу өчен һәр яшелчәгә туфрак әзерләү буенча КИҢӘШЛӘР

Киләсе елның уңышы өчен бүгеннән үк уйлый башларга кирәк.

Яхшы уңыш алу өчен һәр яшелчәгә туфрак әзерләү буенча КИҢӘШЛӘР

Киләсе елның уңышы өчен бүгеннән үк уйлый башларга кирәк.

Моның өчен рассада утыртыласы туфракны әзерләп куясы була. Һәр яшелчә өчен аерым туфрак әзерләсәгез бигрәк тә яхшы. Үзегезгә кулай булганнарын куллана аласыз.

Баклажан

1. Черемә (2 өлеш), торф (1 өлеш), бурсыган агач чүбе (0,5 өлеш).
2. Бакчадагы туфрак (1 чиләк), көл (0,5 стакан), суперфосфат (1 аш кашыгы), мочевина яки калий сульфаты (1 чәй кашыгы).

Кәбестә

1. Кәсле туфрак (1 өлеш), черемә (1 өлеш), торф (1 өлеш).
2. Кәсле туфрак (20 өлеш), көл (5 өлеш), известь (1 өлеш), ком (1 өлеш).
3. Торф (12 өлеш), кәсле туфрак (4 өлеш), ком (1 өлеш).

Кыяр

1. Торф (2 өлеш), черемә (2 өлеш), бурсыган агач чүбе (1 өлеш). Һәр ун литр катнашмага 1 аш кашгы көл һәм 1 чәй кашыгы мочевина, суперфосфат, калий сульфаты салалар.
2. Кәсле туфрак (1 өлеш), торф (1 өлеш), черемә (1 өлеш), бурсыган агач чүбе (1 өлеш).

Болгар борычы

1. Кәсле туфрак (1 өлеш), черемә (2 өлеш).
2. Торф (2 өлеш), черемә (2 өлеш).

Томат

1. Черемә (1 өлеш), торф (1 өлеш), кәсле туфрак (1 өлеш), бурсыган агач чүбе (1 өлеш). Бер чиләк катнашмага 1,5 стакан көл, 3 аш кашыгы суперфосфат, 1 аш кашыгы калий сульфаты һәм 1 чәй кашыгы мочевина.

Бөтен яшелчә рассадасы өчен дә кулай булган катнашма әзерләп була. Бакчадан алып кергән ике өлеш туфракка бер өлеш черемә яки компост, бер өлеш торф һәм бер өлеш агач чүбе яки комны кушасыз. Нинди рассада үсәсенә карап, һәр культурага ярашлы ашлама өстисез.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X