Шәһри Казан

Яланаяк йөрегез

Күбебез иртән, йокыдан торуга, йомшак башмакларыбызны киеп куябыз. Ә менә сәламәт яшәү рәвешен алып баручылар яланаяк йөрүне чыныгуның бер ысулы дигән фикердә тора. Аяк табанында җиде меңгә якын нерв җепселләре урнашкан. Аларга тәэсир итеп, организм эшчәнлеген көйләргә мөмкин.

Реклама

Яланаяк теләсә кайда һәм теләсә ничә яшьтә йөреп була. Борынгы заманнарда тибет монахлары һәр яңа көнне елгага яланаяк бара торган булган. Ә менә борынгы грек, мисыр һәм рим табиблары аяк киемен бары 18 яшьтән генә кия башларга ярый дигән.
Аяк киемен гел киеп йөреп, аяклар арый. Өстәвенә, кысан аяк киеме кан әйләнешен боза. Андый аяк киемен салгач та яланаяк йөреп алырга кирәк. Яланаяк йөрү күп кенә авыруларны булдырмый калырга да ярдәм итә икән. Йөрәгең авыртса - аягыңны дәвала, дигән гыйбарә дә яшәп килә. Сократ исә, яланаяк йөрү фикерләү сәләтен дә көчәйтә, дигән фикердә торган. XIX гасыр ахырында немец галиме Себастьян Кнейп яланаяк чык, юеш таш һәм кар өстеннән йөрүнең файдалы булуы турында берничә мәкалә дә язган. Ә бер галим: «Яланаяк бер адым атлау - гомер озынлыгын бер минутка арттыру ул», - дип язып калдырган.
Аяк табанының һәр квадрат сантиметрында, тән тиресенең башка урыннарына караганда, механо һәм терморецепторлар күбрәк икән. Яланаяк йөргәндә, әлеге рецепторларның активлыгы арта, аяк табанындагы теге яки бу орган белән бәйле биологик актив нокталар «уяна». Болар барысы бергә органнар эшчәнлеген яхшырта.
Яланаяк йөрүне елның теләсә кайсы фасылында башларга була. Җәй көне исә ун минут йөрүдән башлагыз. Акрынлап арттыра барып, моны ярты сәгатькә җиткерегез. Көзен исә аз гына кырау төшкән чирәм өстеннән атлагыз. Ә кар өстеннән иң башта 1-2 минут кына йөреп алыгыз, тик аннары аягыгызны яхшылап ышкып җылытыгыз.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: