Сез мөрәҗәгать иткән фирма эре туристик агент челтәренә карарга мөмкин. Бу хакта мәгълүматны менеджер аша белә аласыз. Мондый төр оешмалар да закон нигезендә эшли.
Турфирма яки туроператор урнашкан офиста бердәм федераль реестрга кертелү турында мәгълүмат таныклыгы эленеп торырга тиеш. Аны күрмәсәгез, сорап алыгыз.
Бәяләргә игътибар итегез. Алар бик арзан булса да шикле, шулай ук компания тиз арада бәя төшерә башласа да икеләнерлек урын бар. Арзан путевкалар акцияләр кысаларында яки «кайнар турлар» тәкъдим иткәндә генә була.
Туристлык хезмәтләре күрсәтү турындагы килешүне яхшылап укыгыз. Сезгә санап кителгән хезмәтләр анда барысы да булырга тиеш.
Лотерея, төрле приз уйнатуларга сак карагыз. Намуссыз кешеләр, бүләк оттыгыз дигән булып, сезне ялга китәргә кыстый башлый. Анда барыр өчен сезгә, имештер, фәкать юл өчен генә түләргә кирәк була. Чынлыкта ул тулы бер тур бәясеннән дә артык булырга мөмкин. Биш йолдызлы отель дә гадәти хостел булып чыкмагае.
Комментарийлар