16+

«Ялкаубикә» кәрзиннәре ясау ЫСУЛЫ

Ләвәш, казылык, дүрт йомырка, сыр кирәк була.

«Ялкаубикә» кәрзиннәре ясау ЫСУЛЫ

Ләвәш, казылык, дүрт йомырка, сыр кирәк була.

Тиз әзерләнә һәм "һә" дигәнче ашалып та бетә. Кайнар килеш тә, салкын килеш тә бик тәмле.

Эш барышы:

1.Ләвәшләрдән шакмаклар кисәбез һәм кекс пешерә торган савытларга кәрзин сыман итеп урнаштырабыз.

2. Аерым савытта йомырка туглыйбыз, шуңа шакмаклап колбаса турап салабыз, тоз, тәмләткечләр кушабыз да кәрзиннәрнең эченә салабыз һәм духовкага озатабыз.

15 минуттан соң "кәрзин"нәрне алып, өстенә угычтан үткәрелгән сыр сибәбез һәм шул сыр эреп беткәнчегә кадәр янә духовкада тотабыз.

20 минут дигәндә "кәрзин"нәр әзер дә була. "Кәрзин"нең кырыйлары – ләвәш кисәкләре кетер-кетер килеп тора. Бик тә туклыклы ризык килеп чыга.


Венера Мәҗитова, Уфа

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading