16+

Ярату гына җитми шул

Гөлләрне һәркем ярата, тик өеңне ямьләп торсыннар дисәң, аларны тәрбияли белергә кирәк. Бенджамин фикусы яктылык ярата, әмма турыдан-туры төшкән кояш нурларыннан курка. Җәй көне аны җылылык 25 градустан да артмаган җирдә тотарга кирәк, үтәли җилдән дә саклагыз. Кышын исә ул 17 градус җылылык таләп итә. Аны дымландырып тору турында да...

Язын һәм җәен суны күбрәк сибегез, кышын исә дозаны киметегез. Су аскуймада җыелып торса, фикус черергә мөмкин, киресенчә, дымлылык җитмәсә, ул яфракларын коя башлый. Тукландыруга килгәндә, аңа гадәти катнашмалар да бара. Үсемлекне яз һәм җәй аена ике тапкыр тукландырыгыз.
Гадәттә, Бенджамин фикусын һәр елны яз көне күчереп утырталар. Иң беренче тапкыр аны өч яшь тулгач эшлиләр. Гөл инде зур булса, чүлмәгенә туфрак кына сибәргә була. Фикусны чыбыкча ялгау ысулы белән үрчетәләр. Чыбыкчаны суга утыртып, тамыр җибәргәнен көтәсез дә дымлы туфракка утыртасыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading