Шәһри Казан

Яшь бара бит...

Яшь барган саен, тормышыбызда да күп нәрсә үзгәрә. Азрак ашыйбыз, азрак йоклыйбыз, активлык та кимеп бара. Организмыбыз да көчсезләнә, ә моны булдырмас өчен, безгә дөрес тукланырга, витаминнар турында да онытмаска кирәк.

35 яшькә кадәр. Е витамины иң көчле антиоксидант булып тора. 400-800 МЕ витамин йөрәк-кан тамырлары авыруы барлыкка килүне 25-30 процентка киметә, акыл эшчәнлеген 36 процентка арттыра. В9 витамины (фолий кислотасы) ашкайнату процессы һәм нерв системасы эшчәнлеге өчен мөһим. В9 витамины шпинатта, брокколида һәм кузаклы культураларда бар.
35-45 яшьләрдә. А витамины һәм бета-каротин күзләр, чәч һәм тырнак сәламәтлеге, күзәнәкләр бүленеше өчен, С витамины исә безгә олыгая барган саен кирәк. Бу витамин кандагы «яхшы» холестерин күләмен арттыра.
45 яшьтән олыракларга. D витамины организмда кальций үзләштерелү һәм сөяк ныклыгы, К витамины кан оешучанлыгы, сөяк һәм тешнең минераллашуы өчен кирәк.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: