16+

Яшелчә орлыкларын нинди материалдан ясалган контейнерларга чәчәргә?

ПВХ яки полистиролдан: әлеге конструкциянең капкачы бар. Шуның белән ул кечкенә генә парник булып тора. Үсентене тамырына зыян китермичә генә алып була. Җитешсез ягы – бәясе кыйммәтрәк.

ПВХ яки полистиролдан: әлеге конструкциянең капкачы бар. Шуның белән ул кечкенә генә парник булып тора. Үсентене тамырына зыян китермичә генә алып була. Җитешсез ягы – бәясе кыйммәтрәк.

Торфлы чүлмәкләр: үсентене грунтка чүлмәге белән бергә утыртып була. Табигый материал шунда чери һәм үсентегә комачауламый. Әмма утыртыр алдыннан төбен һәм стеналарын бераз ертып куегыз. Сос­тавында картон да булгач, озак череячәк. Шунысы да бар: коры булганда, грунт катып китә, артык дымлы булса, гөмбәчекләр барлыкка килә.

Кәгазьдән әкәм-төкәм рә­вешенә китереп тә чәчүчеләр бар. Озын һәм тар кәгазьгә 1 см калынлыкта грунт җәеп, өстенә орлык сибәләр һәм төреп баралар. Бу ысулның мә­шәкате күбрәк.

Пластик шешәләр, поли­этилен стаканнар – иң арзан ва­риант. Тик аларда грунт тиз кибә.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading