16+

Яшелчә сабакларын яндырып әрәм итмәгез

Җир кибәр-кипмәс, дачага аяк басуга, кая карама төтен баганалары күтәрелә башлый. Янгынга каршы сак хезмәте тарафыннан учак ягу тыелган көннәр килеп җиткәнче, бакчачылар ашыга-кабалана үз кишәрлегендә чүп яндырырга керешә. 

Яшелчә сабакларын яндырып әрәм итмәгез

Җир кибәр-кипмәс, дачага аяк басуга, кая карама төтен баганалары күтәрелә башлый. Янгынга каршы сак хезмәте тарафыннан учак ягу тыелган көннәр килеп җиткәнче, бакчачылар ашыга-кабалана үз кишәрлегендә чүп яндырырга керешә. 

Чүп дигәнебез агач-куакларны сирәкләп киселгән чыбык-чабык, көздән өелеп калган үсемлек сабаклары, коелган яфраклар, кыш буенча җыелган макулатура, кирәксез чүпрәк-чапраклар, такта, фанер кисәкләре.

Җитмәсә, чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, башлары юньләп эшләп җиткермәгән бәндәләр, бушаган пластик шешәләрне, искереп яраксызга чыккан синтетик җептән тукылган капчыкларны, теткәләнеп беткән пленка калдыкларын, бакча йортында, сарайда кышын катып яки агуланып үлгән тычкан-күсе үләксәләрен учакка китереп салырга да күп сорамый. Әлеге синтетик материаллар янганда хасил булган кара сөрем, агулы газлар белән үз-үзләрен генә түгел, тирә-күршеләрен, һавадагы кошларны, җирдәге бөҗәкләрне, көзен үзләре җимешен ашаячак агач-куакларны агулаулары турында уйлап та карамыйлар. 

Бакчачылык ширкәтләрендә чүп-чарны үтилләштерүгә игътибар бирмиләр дияргә телем әйләнми. Һәрхәлдә әйләнә-тирәбездәге чүп контейнерлары даими бушатыла. Бакчаны санитар чистартканда, янучан синтетик материалларны, ватык пыялаларны, иске батарейкаларны, кеше сәламәтлеге өчен зыянлы һәртөрле калдыкларны шунда илтеп салуның әллә ни авырлыгы юк. Бары тик күңел күзебезнең сукырлыгы, ялкаулык, сансызлык, алдын- артын уйлап бетермәү генә комачаулый. 

Көз көне коелган яфракларны, яшелчә сабакларын, вак ботак-сатакларны нигә яндырып әрәм итәргә? Аларны компост өемнәрендә черетеп, табигый ашлама ясарга була бит. Безнең бакчачылык ширкәте таулы-чокырлы урынга урнашкан, соры төстәге туфрагы авыр балчыксыл, ул уңдырышлы түгел. Мул уңыш үстереп алу өчен елның-елында бер-ике машина тирес кертәбез, сидератлар чәчеп үстерәбез, җирне мүлчәлибез, минераль ашламалар кулланмыйча да булмый.

Урманга терәлеп торуыбыз аркасында, кыр тычканнары, су күселәре, кыр куяннары, соңгы елларда аеруча күпләп үрчегән хонориклар уңышка шактый зур зыян сала. Сукыр тычканнар түтәләрне астан айкап кына тора: катыкорт белән май коңгызы личинкаларын юк итеп файда китерсәләр дә, кызганычка, яңгыр суалчаннарына көн күрсәтмиләр, башка файдалы бөҗәкләргә үрчергә ирек бирмиләр.

Ярдәмчеләремә – бакчабызда яшәүче керпе, бака, кәлтәләргә кыргый җәнлекләр, ерткыч кошлар зыян сала. Бакчаның яңгыр яугач, икенче көнне таш булып катып китә торган туфрагын көпшәкләндерергә омтылып, күпме көч куйсак та, нәтиҗәсе мактанырлык түгел иде. Аптыраган үрдәк күлгә арты белән чума, дигәндәй, моннан биш-алты ел элек күршебез Нинадан үрнәк алып, көздән җылы түтәл ясап калдыра башладык. Моның өчен түтәлнең туфрагынның уңдырышлы өске өлешен бер якка, астагысын икенче якка борт сыман итеп өя барып, буйдан- буйга иңе 1 метрлы яки 120 сантиметрлы, бер көрәк тирәнлегендәге траншея казып чыгабыз.

Туфрагын алып бетергәч, төбенә картон, иске газета- журналларны түшибез, кирәксез чүпрәк- чапракларны җәябез. Шуңа көздән агач-куакларны сирәкләп киселгән чыбык-чабыкны, авыр черүчән, агачтай каты кәбестә күчәннәрен һәм тамырларын, юан кукуруз, топинамбур, көнбагыш сабакларын таратып салып, өстеннән таптап йөреп, беркадәр тигезлибез. Чираттагы катлам – картайган түтәлдән казып алып киптерелгән бакча җиләге калдыклары, кабак, кыяр, ташкабак лианалары, баклажан, борыч, физалис, күптөрле чәчәк сабаклары. Мөмкинлек булганда, коелган яфраклар да сибеп җибәреп, янәдән таптыйбыз. Иң өске катламга ярым черегән пычкы чүбе, җәй буе бер күчкә өеп барылган чүп үләне сабаклары, сыек ашлама ясаганда кисмәк төбенә утырган калдык-постык түшәлә.

Кайвакытта юмартланып китеп, бер-ике чиләк тирес тә катыштырам. Әлеге катлы-катлы “бөккәнне” зарарсызландыру өчен, көл, акбур оны, сарымсак, суган сабакларын, кул астымдагы үлән әчеткеләрен дә өстәп җибәрәм. 
Элеккеге елларда җылытылган түтәлгә туфракны көздән үк тигезләп җәеп калдыра идек.

Болай эшләгәндә, черү процессы озаккарак сузыла. Бер елны үзебезчә эксперимент үткәрдек. Үсемлек калдыкларыннан торган җыелманың өстен кышка каршы ачык калдырдык. Ул көзге яңгыр, язгы кар суларына туенып, кирәгенчә дым туплап калды. Апрельдә җир өстенә кереп була башлагач, бортлардагы уңдырышлы туфрагын түтәл өстенә, ә астагы катламыннан казып алганын ян-якларына тараттык. Дугалар бастырып, калын кәрәзле (армированная) целлофан пленка ябып, җылылык эшләп чыгаручы “фабриканы” худка җибәрдек. Өстән кояш нурларына коенып, астан җылы бәреп торган мондый “ашлы” түтәлдәге уңдырышлы туфракта беренче елда кабак, карбыз, кавын, кабакчык, люффа, патиссон, кыяр үстереп алу отышлы. Уңышы җыеп алынгач, бушаган урынга кышка каршы сарымсак яки вак суган чемчеге утыртып калдыру кулай. Аннан соңгы сезонда кәбестә, томат, борыч, баклажан, бәрәңге утыртырга ярый. 

Күргәнегезчә, бу рәвешле эшләгәндә, икеләтә файда килә. Бакчабыз үсемлек калдыкларыннан чистара, туфрак органикага байый, көпшәкләнә, структурасы яхшыра, нәтиҗәдә артык чыгымнар тотмыйча гына мул уңышка ирешү мөмкинлеге туа. 

Хәмидә Гарипова,
Казан.
Фото: https://www.freepik.com/

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading