16+

Яз килде, витаминнар эреде...

Ниһаять, кышкы салкыннар артта калды. Урамда яз исе. Табигатьтә үзенә күрә бер җанлану сизелә. Кәефләр күтәренке, кояш та керфекләрен ачты. Кыскасы, сөен дә яшә. Тик кайберәүләрнең әлеге матурлыкка әллә ни исе китми шул, елмаясылары да килеп тормый. Табигать уяна уянуын, әмма алар - юк, кышкы йокыдан уяна алмый интегәләр. Сәбәбе...

Яз килде, витаминнар эреде...

Ниһаять, кышкы салкыннар артта калды. Урамда яз исе. Табигатьтә үзенә күрә бер җанлану сизелә. Кәефләр күтәренке, кояш та керфекләрен ачты. Кыскасы, сөен дә яшә. Тик кайберәүләрнең әлеге матурлыкка әллә ни исе китми шул, елмаясылары да килеп тормый. Табигать уяна уянуын, әмма алар - юк, кышкы йокыдан уяна алмый интегәләр. Сәбәбе...

Тозлы кәбестә ашап җибәр
Җиләк-җимешнең файдалы икәнен һәркем белә, тик бу чорда витаминнарны кибет киштәләреннән эзләргә кирәкми. Чөнки язгы җимешләрдә алар бик аз. Әйтик, кирәкле күләмдәге С витаминын алу өчен көненә 3-4 литр алма согы эчәргә яки өч килограмм әфлисун ашарга кирәк. Ә нәрсә кулланырга кала соң дисезме? Тозлы кәбестә һәм киптерелгән гөлҗимеш. Соңгысында С витамины лимонга караганда - 50, ә алма белән чагыштырганда 100 тапкырга күбрәк. Киптерелгән җимештә витаминнар кыш буе саклана. Гөлҗимештән витаминлы эчемлек әзерләр өчен ике уч җимешкә бер литр су салып, капкач белән каплап, ун минут кайнатабыз. 4-6 сәгать төнәткәч, берничәгә бүлеп эчәбез. Тозлы кәбестәгә килгәндә, аның 100 граммында 20 мг «тормыш» бар.
Яз көне чыршы бәбәгеннән кайнатылган кайнатма витамин чыганагы булып тора. Өч стакан бәбәккә 1,5 стакан шикәр, 2 стакан су салып, ут өстенә куябыз. Кайнап чыкканнан соң, болгата-болгата, сүрән утта тагы 20 минут тотабыз. Кайнатманы чәй белән тәмләп эчәбез.
Катырылган балан, нарат җиләге, сырганак һәм мүк җиләгеннән морс ясап эчәргә була. Моның өчен изелгән 200 гр җиләк-җимеш өстенә ярты литр су һәм шикәр салып болгатып эчәбез.
Хәрәкәттә - бәрәкәт
Иммунитетны күтәрү өчен тагын берничә киңәшебез бар. Беренчесе - мөмкин кадәр күбрәк хәрәкәтләнергә тырышыгыз. Актив тормыш рәвеше, гимнастика белән шөгыльләнү, һавада йөрү шулай ук иммунитетны күтәрү чарасы. Сауна һәм мунчага йөрегез. Югары һәм түбән температураның алышынып торуы иммун системасын тонуста тотарга ярдәм итә. Контраст душны да кулланырга була. Әмма аңардан соң каты тукымалы сөлге белән яхшылап сөртенергә кирәк.
Йокы туймау да организмның саклагыч көчен җимерә, шуңа да һәр көнне билгеле бер вакытта йокларга ятыгыз. Йокы вакыты сигез сәгатьтән ким булмаска тиеш. Ашауга да игътибар кимемәсен. Составына пробиотиклар кергән сөт ризыклары, аеруча кефир һәм йогырт файдалы, дип ышандыра диетологлар.
Барлык проблемаларга һәм тормыш кыенлыкларына оптимизм белән карарга өйрәнү дә шәп булыр иде. Пессимистлар, психологлар әйтүенчә, ешрак авырый икән һәм чирләре дә авыррак уза, ди.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading