Шәһри Казан

Йодрык кадәрле бәрәңге алу өчен КИҢӘШЛӘР

Бәрәңге утыртыр алдыннан туфракны, симәнәне ничек әзерләргә? Чүп үләннәре белән ничек көрәшергә? Газета укучыларыбызның күпсанлы сорауларына җавап бирү өчен, фән белгечләренә мөрәҗәгать иттек. Колорадо коңгызына һәм эт эчәгесенә каршы белем белән коралланып карарга исәп.

Т атар авыл хуҗалыгы тикшерү институтының бә­рәңге үстерү буенча белгече, биология фәннәре кандидаты Сташевски Зенон:
- Теләсә кайсы культура өчен басу әйләнеше бик мөһим, ә авылларда бәрәңге гомер буе бер урынга утыртыла. Авырулар, чүп үләннәре, елдан-ел көч-куәт алып, бәрәңгегә бөтенләй диярлек үсәргә ирек бирмиләр. Соңгы елларда шәхси бакчаларда эт эчәгесе, бака түшәге кебек чүп үләннәре азды. Эт эчәгесеннән ашлама кулланып та, тәпке белән көрәшеп тә котылып булмый. Бары тик чәчү әйләнешен алмаштыру гына ярдәм итәчәк. Уйлап кына карагыз, аның тамыры 50 см тирәнлеккә китә. Чүп үскән һәр урында ярты метр тирәнлектәге чокыр казуны күз алдына китерик.
Бәрәңге утыртканчы әле вакыт бар. Алдан планлаштырып, бәрәңге бакчасын ике өлешкә бүлегез. Люцерна утыртсагыз, өч-дүрт елда ул җирне, ял иттереп, дәвалаячак. Мондый теләгегез юк икән, бакчагызның бер өлешенә солы белән вика яки клевер чәчегез. Ни генә утыртсагыз да, игътибарлы булыгыз, чүп үләннәре төп культураны басып китмәсен, чәчәк атып орлыгын җитештергәнче чабып алыгыз һәм моны берничә тапкыр кабатларга кирәк булырга мөмкин.

Бәрәңге утырту өчен туфракны әзерләү

Көздән җирне 25-30 см тирәнлектә казу кирәк. Яз көне 15 см тирәнлектә җирне кабат эшкәртеп, кабартып кына алыгыз. Чөнки әйләндереп сукаласагыз, кышкы чорда зарарлы бөҗәкләрдән, гөмбәләрдән арынган өлеш аска төшәчәк.

Симәнә бәрәңге әзерләү

Иң яхшысы - бәрәңгене борынлатып утырту, бу очракта бәрәңге җиде-ун көнгә алдарак өлгерәчәк һәм ул фитофтороз, макроспориоз кебек авыруларга каршы тора алачак. Борынлату дүрт-биш атна аз гына яктылыкта башкарыла, беренче ике атнада температура - 12-15 градус, ә аннан соңгы ике-өч атнада 8 градус булырга тиеш. Шундый режим сакланганда, бәрәңге нык­лы борын җибәрә. Бер күздән ике бәрәңге чыга дип исәпләнә. Шуңа күрә бәрәңгенең һәр күзен саклау мөһим. Утыртканда, бәрәңге борыны 0,2-0,5 см озын булмаса, ул сынмаячак. Бәрәңге симәнәсе буенча сорауларыгыз булса, Т атар авыл хуҗалыгы тикшерү институтына шалтыратыгыз: (843) 277-81-17.

Утырту

Утырту тулысынча туфракның өлгерүеннән, җылынуыннан тора. Туфракның температурасы 7-8 градус җылы булганда гына бәрәңге утыртырга ярый. Халык сынамышлары буенча, каен яфрагы тәңкә хәтле булганда, бәрәңге утыртырга вакыт дип санала. Туфрак җылынмаган булса, бәрәңгенең бүлбеләре ризоктониоз белән зарарлана. Гадәттә, бәрәңге утырту өчен иң кулай вакыт дип майның икенче яртысы санала. Соңга калырга да ярамый. Бәрәңге утыртуны июнь башларына калдырсаң, уңыш кими.
Соңгы вакытта бәрәңгене күтәртеп өскә утырта башладылар. Бу очракта туфрак тизрәк җылына һәм бәрәңге дә 12-18 көндә тишелеп чыга. Бик өскә дә утыртмагыз, җирне кисәк кенә тундырса (иртә язда бу гадәти хәл), бәрәңге өшергә мөмкин. Яңа технологияләр буенча, бәрәңге утыртуның тирәнлеге симәнәнең диаметрына карап та билгеләнә. Диаметры биш-алты см булган бәрәңге шултиклем үк тирәнлеккә утыртыла. Симәнәне утыртыр алдыннан элек-электән көл сипкәннәр. Флавобактерин+Агрофил биопрепаратларын куллану да яхшы.

Бәрәңге бакчасын карау

Реклама

Бәрәңге утыртып 10-14 көн үткәннән соң, бакчаны тырмалап чыгу кирәк. Вакытны уздырмау мөһим. Чүп үләннәре баш күтәргәнче, аларны егарга кирәк, ак тамыр гына җибәргән чорны туры китереп тырмаласаң, 80 процент чүптән котылырга була. Ике генә көнгә соңга калсагыз да, чүп үләннәре белән көрәшү кискенләшәчәк. Аннан соң, бәрәңге буразнасын бик аз гына күтәреп, беренче тапкыр төбенә өябез. Соңрак, бәрәңге сабагы артык зур үсеш биргәнче, кабат төбенә өябез.

Татар төбәкара ветеринария лабораториясенең фитосанитария буенча директор урынбасары Айтуган Мөбарәков:
- Бәрәңге уңышы өчен иң мөһиме - туфрак. Бүген бакчачылар өчен менә дигән мөмкинлекләр бар, вакытында хәстәрен күреп, туфракны тикшертергә мөмкин. Юкка көч сарыф иткәнче, анализлар туфракның үзлеген, ни җитмәгәнлеген ачыктан-ачык күрсәтә. Шулай ук үзегездәге симәнәгә дигән бәрәңгене Төбәкара ветеринария лабораториясендә тикшертә аласыз. Бәрәңге уңышы алырга теләүчеләргә «Престиж» препараты турында да искәртеп китәсем килә. Ул бәрәңгене юеш черүдән һәм башка төр гөмбә авыруларыннан саклый. Шулай ук препарат стресска каршы үзлекләргә дә ия. Температураның тотрыксызлыгы, дым һәм яктылык җитмәү, тамырларның кислород белән тиешле дәрәҗәдә тукланмавы - бәрәңге уңышына турыдан-туры тәэсир итә торган факторлар. Бу очракта «Престиж» препаратының ярдәме - бәхәссез. Үзебезнең лаборатория шартларында тикшердек, 40-60 көннән соң аның кеше сәламәтлеге өчен бер куркынычы да юк. Сорауларыгыз булса, шалтыратыгыз: (843) 237-75-51 - туфракны тикшерү бүлеге, 237-75-44 - фитосанитария бүлеге.

Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстан бүлекчәсенең баш агрономы Любовь Зонина:
- Бүгенге көндә кеше сәла­мәтлеге өчен нинди генә куркынычлар янамый. Үзебезнең шәхси бакчабызда гына булса да экологик чиста ризыклар үстерергә тырышсак иде. Моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Утыртырга бер көн яки бер атна алдан, симәнәне «Ризоплан» белән эшкәртергә тәкъдим итәбез. Кеше сәламәтлеге өчен бер зыяны да булмаган бу биологик препарат бар төрле авыруларга каршы көрәшергә ярдәм итә, шул исәптән фитофторозга да каршы тора. Бер литр препарат 100 кг бәрәңге орлыгына җитә. Акчага әйләндерсәк, бер сутый җиргә - алты сум чыгым дигән сүз. Бер уңайдан «Триходермин-ново» дигән препарат турында да әйтеп китәсем килә. Анысының чыгымы: бер сутыйга - сигез сум. Бакчаны яки теплицаны казып эшкәрткәннән соң 1кв.метрга 30 грамм хисабыннан әлеге препаратны кушсагыз, туфракның уңдырышлылыгы артыр һәм һәртөрле авырулардан чистартыр. Сорауларыгыз булса, (843) 277-80-11 номеры белән лабораториягә шалтырата аласыз. Шулай ук һәр районда Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең филиаллары бар. Алар да тулы мәгълүмат бирер.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: