16+

Йомырка ни өчен тиз әрчелми?

Беренче сәбәбе – дөрес пешермәүдә. Аларны кайнап торган суга салырга кирәк. Әзер булгач, 10-15 минут салкын суда тотыгыз. Монда бөтен эш физикада, төгәлрәге, төрле тыгызлыктагы әйберләрнең тигез киңәймәвендә.

Йомырка ни өчен тиз әрчелми?

Беренче сәбәбе – дөрес пешермәүдә. Аларны кайнап торган суга салырга кирәк. Әзер булгач, 10-15 минут салкын суда тотыгыз. Монда бөтен эш физикада, төгәлрәге, төрле тыгызлыктагы әйберләрнең тигез киңәймәвендә.

Пластик капкачны ачып булмаганда, без аны кайнар су агып торган кран астына куябыз. Пластик капкач, киңәеп, пыяла банкадан тиз ачыла. Йомырка да шулай ук. Салкын суга салгач, аның агындагы йомшак матдә кысыла һәм кабыгыннан аерыла. Тагын бер сере – пешкән йомырканы салкын суга салганчы, кайбер хуҗабикәләр аңа пычак белән сугып алып, кабыгын яра. Аның арасына су үтеп, йомырка агы белән кабыгы арасындагы аралык киңәя. Өченче сәбәп – йомырканың күпме торуы. Бер атна элек алынган йомырканың кабыгы тизрәк әрчелә.

Ә менә пешергән вакытта йомырка кабыгы ярылып, агы агып чыкмасын өчен аны тозлы салкын суга салып пешерегез. Суы да каты кайнап, йомыркалар бер-беренә бәрелеп тормасын. Тоз суның тыгызлыгын арттыра һәм ул йомырка кабыгын кыса. Йомырканы суыткычтан алуга ук кайнар суга салып пешерсәгез дә, температура кискен үзгәргәнлектән, шулай ук ярылырга мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading