Шәһри Казан

Йөреп торсаң, озакка китә, ятып торсаң, тизрәк үтә

Бу табышмакның җавабын һәр кеше белергә тиеш, бигрәк тә бүгенге көндә, чөнки йөреп торсаң, озакка китә, ятып торсаң, тизрәк үтә торган әйбер ул - грипп. Ә хәзер аның нәкъ сезоны. Башта ике генә сорау бөтерелә - ничек кенә авырмыйча калырга да, шулай да вирус эләгә калса, ничек тизрәк савыгырга һәм...

Гриппның төп билгеләре барыбызга да таныш. Вирус тиз арада бөтен организмны үзенә «буйсындырып куя»: каты итеп баш авырта башлый, күзләр әчетә, бөтен тән сызлый, калтырата, тирләтә, кисәк кенә температура күтәрелә, авыз кибә, аппетит югала һ.б. Салкын тигәндә күзәтелә торган томау, ютәл һәм башка билгеләр исә, гадәттә, беренче көнне үк түгел, ә ике-өч көннән соң гына барлыкка килергә дә мөмкин. Гадәттә, вирус һава-тамчы юлы белән йога, шуңа күрә, грипп сезоны вакытында кеше күп җыела торган урыннарга бармавыгыз хәерлерәк. Ә инде барырга туры килсә, битлек киеп йөрүдән оялырга кирәкми, беренче чиратта сәламәтлек турында уйларга кирәк.
Грипп катлауланып китүе, төрле өзлегүләр белән аеруча да куркыныч, дибез. Шулар арасында иң явызлары пневмония, шулай ук менингит һәм менингоэнцефалит. Грипптан соң бронхит (бронхларның ялкынсынуы), отит (колак ялкынсынуы), синусит (борын куышлыгы ялкынсынуы), миокардит (йөрәк мускуллары ялкынсынуы) һ.б. авырулар барлыкка килү ихтималы бар, күп кенә хроник авырулар кискенләшеп китәргә дә мөмкин.

Реклама

Савыгыр өчен...
Грипптан дәваланганда табиб белән киңәшләшеп эш итү мәҗбүри. Дәвалану процессы исә үз эченә түбәндәгеләрне кертә:
- вируска каршы табиб билгеләгән препаратлар эчү;
- авыртуны баса һәм температураны төшерә торган даруларны куллану;
- күп итеп сыеклык эчү;
күбрәк ятып тору - нәкъ менә әлеге кагыйдәне үтәмәү еш кына авыруның катлауланып китүенә сәбәпче була.

Авырыйсың килмәсә
Грипптан саклану кагыйдәләрен дә искә төшереп үтик. Алар:
- кулларны юып йөрергә;
- авыз-борын тирәләренә кул белән кагылмаска;
- бүлмәгезне ешрак җилләтергә;
- яхшы тукланырга, витаминнар, микроэлементлар эчәргә.


Саннар ни сөйли?
- Статистика буенча, грипп белән авыручы бер кеше уртача алганда тагын 5 кешегә вирус йоктыра.
- Күптән түгел үткәрелгән тикшерүләр шуны күрсәткән: грипп вируслары кеше кулында 5 минут яши икән. Әгәр дә кеше бу вакыт аралыгында кулы белән нинди дә булса берәр предметка кагылырга өлгергән булса, вируслар шунда күчәчәк һәм озаграк яшәячәк.
- Металл һәм пластмасста вируслар - 24 сәгатьтән 48 сәгатькә кадәр, ә пыялада 10 тәүлек буе яшиләр.
Эпидемия вакытында без йөзгә якын вируслы кисәкчә сулыйбыз.


Ә Сез грипптан ничек дәваланасыз?
Гәрәй Рәхим, ТРның халык язучысы: «Гриппны аны эләктермәскә тырышырга кирәк инде, чөнки вирус бер кереп утырса, аны тиз генә чыгарам димә. Халыкта шундый сүз бар: «Гриппны йоктырсаң, ул бер атнасыз бетми, ә дәвалансаң, 7 көннән үтә». Саклану өчен һәрвакыт җылы итеп киенеп йөрергә тырышам, бигрәк тә аякларны саклау мөһим, чөнки иң куркынычы - аяктан кергән салкын. Йон оекбаш киям, аннары дөя йоныннан бәйләнгән оекбашлар да бик җылы. Алар кайбер даруханәләрдә дә сатыла. Ә инде авырый башласаң, дарулар ярдәмгә килә. Аннары күп итеп сыеклык эчәргә кирәк. Туңдырылган кура җиләге белән җылы чәй файдалы, кипкән юкә чәчәге төнәтмәсе дә бик шифалы. Ә менә авырганда мунча кермичә торуың яхшырак».
Наил Мөхәммәтов, гомеопат: «Грипп белән авырганда, салкын тигәндә, гадәттә, күп итеп суган-сарымсак ашыйбыз. Ә организмга бит аларны аз гына күләмдә ашасаң да җитә - шуны истә тотыгыз. Мин исә авырганда литр ярым шешәле суга өч тамчы суган согы тамызып эчәргә киңәш итәм. Аны берьюлы күп итеп түгел, ә ярты сәгать саен ярты капкачтан азрак микъдарда эчәргә кирәк. Сәламәтләнгәнче шулай кулланасың. Болай эшләсәң, грипп тиз һәм җиңел формада гына узып китәчәк».
Хәлимә Галимова, пенсионер, Казан: «Авырый башласам, эшләмәгән бер генә ысулым да калмый. Табибны да чакыртам, ул билгеләгән барлык даруларны сатып алам. Күбрәк ятып торырга тырышам, күп итеп сыеклык эчәм, бал һәм сөт турында да онытмыйм, суганын да, сарымсагын да ашыйм. Аллага шөкер, берәр атнадан савыгып аякка да басам. Грипптан өзлегүчеләр турында гел ишетеп торырга туры килә, шуңа күрә, дәвалануга бик җитди карыйм».

Сүз уңаеннан, Мексикада соңгы вакытта көчле грипп эпидемиясе. Ел башыннан гына да биредә авыручылар саны 2,8 меңгә җиткән. 2,3 мең кеше гриппның бик куркыныч саналган A/H1N1 вирусын - «дуңгыз гриппы»н йоктырган. Үлүчеләр дә бар: «дуңгыз гриппы» 271 кешенең гомерен алган. Әлеге вирус штаммы беренче тапкыр монда 2009 елда ачыкланган булган. Бүген инде ул бик күп илләрне биләп алган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: