16+

Үзбәкчә "Ачик-чучук" салаты

Бу салатның ике үзенчәлеге бар - ул бик тәмле һәм тиз әзерләнә! Үзбәкләр бу салатны пылау янына (ачик-чучик һәм пылау, чыннан да, бер-берсе өчен яратылган), шулай ук аерым ризык буларак та ("мөстәкыйль" салат) табынга куялар.

Үзбәкчә "Ачик-чучук" салаты

Бу салатның ике үзенчәлеге бар - ул бик тәмле һәм тиз әзерләнә! Үзбәкләр бу салатны пылау янына (ачик-чучик һәм пылау, чыннан да, бер-берсе өчен яратылган), шулай ук аерым ризык буларак та ("мөстәкыйль" салат) табынга куялар.

Ингредиентлар:

Помидор (өлгергән, уртача зурлыктагы) - 5 данә.

Суган - 1 данә.

Ачы борыч - 1 данә

Базилик (үзбәкчә - райхон) - 0,5 бәйләм

Кара борыч - тәм буенча

Тоз - тәм буенча

Әзерләү:

1. Бер чынаякка шактый эре итеп ярымтүгәрәкләп помидорны кисәргә. Игътибар! Помидорны кулда кисәргә кирәк! Әгәр помидорны эшкәртү тактасында киссәң, салатның тәме күпкә начаррак булачак, диделәр. Белгечләр шулай киңәш итә.

2. Суганны юка ярымбоҗралар сыман кисеп, сок бирсен өчен кул белән кысарга һәм помидорга өстәргә.

3. Базилик вак итеп турарга һәм салатка өстәргә. Сүз уңаеннан, киптерелгән базиликны да кулланырга мөмкин.

4. Ачы борычны орлыкларыннан чистартырга, вак-вак итеп турарга һәм шулай ук салатка өстәргә (Ачы борыч яратмасагыз, берничә тапкыр аны салатка манып алырга була).

5. Салатны тозларга, борыч өстәргә һәм болгатырга.

6. Әзерләгәннән соң, салатны 15 минутка суыткычка куеп торыгыз.

http://www.instagram.com

 

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading