16+

Үзе җылы, эче мамыклы

Көннәр әлегә җылы торса да, икенче атнага кискен суытып җибәрәчәк, имеш. Димәк, кышкы киемнәрне хәстәрләп куярга кирәк. Җылы тунга күчкәнче, пуховик киеп йөрисе була инде. Кышкы киемнәр арасында пуховик - иң популяры ул. Үзе җылы, үзе уңайлы, үзе матур һәм җиңел, дигәндәй, иң универсаль кием шул. Кемнәрдер аны әле алырга...

Үзе җылы, эче мамыклы

Көннәр әлегә җылы торса да, икенче атнага кискен суытып җибәрәчәк, имеш. Димәк, кышкы киемнәрне хәстәрләп куярга кирәк. Җылы тунга күчкәнче, пуховик киеп йөрисе була инде. Кышкы киемнәр арасында пуховик - иң популяры ул. Үзе җылы, үзе уңайлы, үзе матур һәм җиңел, дигәндәй, иң универсаль кием шул. Кемнәрдер аны әле алырга...

- Исеменнән аңлашылганча, пуховикның эчлеге мамыктан һәм каурыйдан тора. Этикеткада аны процентлар белән язалар: 70/30, 80/20 һәм 90/10. Безнең кибетләрдә күбесенчә мамыгы - 70, каурые 30 процент булганнар очрый. Алар кышын киярлек анысы, әмма бик салкыннарда ул сезне саклый алмаячак. Җылы яратканнарга мин 90га 10лысын сайларга тәкъдим итәм. Мамыгы табигый булганын эзләсәгез, анда down сүзен эзләгез. Ләкин мондыйлары күпкә кыйммәтрәк йөри. Feather сүзе исә мамыкка каурый да кушылганлыгы турында сөйли.
- Айгөл, менә монда биркага FP 600 дип язылган. Анысы нәрсә?
- Бу шулай ук игътибар ителергә тиешле нәрсә. FP (Fill power) ул - мамыкның тыгызлыгын күрсәтүче коэффициент. Ягъни FPга карап без мамыкны кысканнан соң аның кире үз хәленә кайту күрсәткечен ачыклый алабыз. Сыйфатлы пуховикта ул 550 берәмлектән ким булырга тиеш түгел. Ә иң яхшы күрсәткеч 800гә кадәр җитә. Моны этикеткага карамыйча да билгеләргә була. Пуховикны җиңнәрен эчке якта калдырып труба итеп төрәсең, төенчек никадәр кечкенә булса - мамыкның сыйфаты шуның кадәр яхшырак дигән сүз.
- Айгөл, күпләр, пуховикның мамыгы итәк өлешенә төшеп бетә, дип зарлана...
- Шуңа да аны блоклап тегәләр. Һәр блокның размеры 20х20дән артык булырга тиеш түгел. Мамык һәр блокта тигезләп тутырылган булсын.
- Пуховикны ничек дөрес юарга кирәклеген дә әйтсәң...
- Аны суда чылатырга кирәкми, әлбәттә. Югары булмаган температура - 30 градуста гына юарга һәм сак кына сыгарга. Батарея янында киптерә күрмәгез. Кул белән юганда табак-савыт юа торган чара кулланыгыз. Мамыклары тигез таралсын өчен, кер юу машинасына дүрт теннис тубын да салалар, дип ишеттем. Бу ысулны да кулланып карагыз. Ә иң яхшысы - химчисткага биреп чистарту.

Сыйфатлы пуховикның:
- мамыгы салынган кечкенә пакеты
- молниясендә яки клепкасында фирма билгеләре
- берничә запас клепкасы
- авырлыгы 1,5 кг булырга тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading