16+

Зыян салмый коткарырлар

Тәрәз төбендәге помидор һәм борычларны бакчага чыгарыр, кишер, суганнарга түтәлләр ясар көннәр якынлаша. Куанычлы, матур мәшәкатьләр чоры бу. Үзеңнекенә җитми шул инде. Кайда ничек үстерел- гәнен белми сатып алсаң, витамин булсын дип ашаган чөгендер, кишерең дә зыян гына китерергә мөмкин. Күпвакыт, үзебез дә белә торып, шәхси бакчабызда да химик агулар...

Зыян салмый коткарырлар

Тәрәз төбендәге помидор һәм борычларны бакчага чыгарыр, кишер, суганнарга түтәлләр ясар көннәр якынлаша. Куанычлы, матур мәшәкатьләр чоры бу. Үзеңнекенә җитми шул инде. Кайда ничек үстерел- гәнен белми сатып алсаң, витамин булсын дип ашаган чөгендер, кишерең дә зыян гына китерергә мөмкин. Күпвакыт, үзебез дә белә торып, шәхси бакчабызда да химик агулар...

Планриз
Ул ачык һәм ябык җирлектә (грунтта) үстерелә торган яшелчә һәм җиләк-җимеш культураларын төрле черек авыруларыннан (парша, фитофтороз, альтернариоз, бактериоз) һәм туфрактагы зарарлы инфекцияне киметү чарасы буларак кулланыла.
Куллану: бәрәңгене утыртыр алдыннан, аны берничә минутка әлеге эремәдә тоту фитофторозадан, төрле черек авыруларыннан саклый. Үсентеләр тамырдан каралып чересә (черная ножка), кәбестә яфраклары саргаеп корый башласа (сосудистый бактериоз), планриз препараты ярдәмгә килер. Бакча җиләгендә бүлбеләр күренә башлагач, планриз куллансагыз, соры черек авыруыннан сакларсыз.
0,5, 1 л, 5 л савытлар белән сатыла. 1 сотыйга киткән чыгым - 18 сум.

Алтын күз (златоглазка - Chrisopa carnea)
Ул 76 төрле зарарлы бөҗәкләрне юк итәргә сәләтле. Аның личинкалары ашап туймас - бер личинка тәүлегенә 100-150 үсемлек бетен юк итә. Җиләк-җимеш агачларында, чәчәкләрдә, кыярда, помидорда үсемлек бетләре, талпан һәм кокцидлар күренә башласа, алтын күзнең личинкаларын җибәрергә кирәк.
Куллану: кәгазь тасмачыкларга урнаштырылган алтын күз личинкаларын бакчадагы җиләк-җимешнең яфракларында бет күренә башлауга, агач кәүсәсенә, карлыган куакларына урнаштырырга кирәк. 3 л банкадагы 100000 личинка 130 сумнан сатыла. Ул, якынча, дүрт җимеш агачында кулланырга җитә.

Бактороденцид
Ул тычканнарга, күселәргә каршы көрәш чарасы буларак кулланыла. Препаратның өстенлеге шунда: аны ашаган күсе яки тычкан авырый башлый һәм аны һава капиллярлары аша башкаларына - агу янына килмәгәннәренә дә йоктыра. Кеше һәм башка җан ияләре өчен зыяны юк.
1кг - 110 сум.

Трихограмма
Ул - йомырка ашаучы күп агулы паразитлар семьялыгыннан. Җиләк-җимешләргә зыян китерүче кортлардан саклану чарасы буларак кулланыла. Бөҗәк үзенең йомыркаларын зарарлы бөҗәкнең йомыркаларына сала, тегеләре исә әлеге корткычларны ашыйлар. Бер трихограмма 60-80 йомырка салырга сәләтле. Зарарлы бөҗәкләр, гадәттә, личинкаларын яшереп, кайры һәм сабак эчләренә салалар, анда химик препаратлар үтеп керә алмый, ә трихограмма андагы личинкаларны да юк итә.
Куллану: трихограмма салынган пакетларны киң авызлы савытка салабыз һәм шунда агач яфраклары ташлыйбыз, личинкалар аңа ябышкач, бакча буйлап таратабыз, якынча 50 урында булса яхшы. Алма агачының дүрт кырыннан 1,5-2 метр биеклеккә урнаштырырга кирәк. Җилсез көнне эшләргә тәкъдим ителә.
1 сотыйга киткән чыгым 70 сум.


Лепидоцид
Ул яшелчә һәм җиләк-җимешләрнең яфрагын ашый торган гусеницаларга каршы көрәш чарасы буларак кулланыла. Бу препарат белән эшкәртелгән җиләк-җимеш яфракларын ашаган кортларның ашказаны зарарлана һәм алар акрынлап үләләр. Аның исенә йомырка сала торган күбәләкләр дә килә алмый. Өстенлеге шунда - җиләк-җимешләрдә бернинди дә зыяны калмый, аларны инде биш көннән соң ук ашарга була.
Куллану: 2 литр препарат 10 л суга кушыла. 7-8 көн вакыт үткәннән соң кабат куллану да бернинди зыян китерми.

Триходермин
Ул спораларның торфлы катнашмасы. Яз көне казыр алдыннан аны җиргә кертү туфрактагы зарарлы микроорганизмнардан, авырулардан арындыра, аның кислород белән тәэмин ителүен, черек авыруларына каршы торучанлыгын арттыра.
Куллану: туфракка 1 кв м га 30 гр хисабыннан кертелә. Препаратны кулланганда аның споралардан торганлыгын онытмагыз. Димәк, дымлы туфрак белән тиешенчә болгатып бетерергә кирәк.
Помидор, баклажан һәм борыч үсентеләрен ачык һавага күчергәндә, 50 гр препарат, 2 кг туфрак, 1 кг черемә хисабыннан болгатма ясап, үсенте утыртасы чокырга салу да бик файдалы. Авыруларга каршы торучанлыгын арттыру өчен, орлыкларны утырту алдыннан 50 гр препаратка 1 л су хисабыннан ясалган сыекча белән эшкәртергә кирәк. Бу уңышны яхшыртырга, авыруларга каршы торучанлыкны арттырырга ярдәм итә.
3 л банка белән 1,5 кг препарат 110 сум тора.


Биопрепаратларны алу нокталары:
- Казан шәһәре, Даурия урамы, 14 нче йорт. Тел.: 8 (843) 277-88-18.
Лаборатория: 277-82-19, Казан шәһәре, Аграр урам, 2 «Казан» агропромпаркы, «П» 29 павильонында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading