16+

78 баш сарык һәм кәҗәне яшен сугып үтергән

Башкортстанның Зианчур районында 78 баш сарык һәм кәҗәне яшен сугып үтергән. Зианчур районы хакимияте эшләре идарәчесе Басыйр Хәбибуллин "Башинформ" агентлыгына әлеге фаҗиганең Биштирәк авылыннан өч километр ераклыкта булуын хәбәр иткән.

Таң белән14 яшьлек үсмер сарык һәм кәҗәләрне көтәргә чыккан. Һава торышы бозылып, яңгыр ява башлаган. Хайваннар качкан агачны яшен суккан, дип яза "Татар-информ".

"Көтүче зыян күрмәгән, үзен әйбәт хис итә. Көтүнең калган өлешен куып кайткан. Зыян һәр баш терлеккә биш мең сум тирәсе булды", - дип җиткергән хакимият вәкиле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading