16+

Акрынлап түләргә өйрәнәбез

Казан автомобильчеләре шәһәр үзәгендә урнашкан парковкалар өчен түләү мәсьәләсенә бик җаваплы карыйлар. «Бу казанлыларның культура дәрәҗәсе турында сөйли һәм шәһәргә булган хөрмәтне күрсәтә», - диде Казан мэры Илсур Метшин.

Инде хәбәр иткәнебезчә, 1 апрельдән урамнарда муниципаль парковкалар тулы куәтенә эшли башлады. Беренче дүрт көндә машина кую урыннарыннан 2387 машина йөртүче файдаланган, 2223 автомобильче моның өчен түләгән, ә 164 йөртүчегә штраф салынган. Транспорт буенча комитет рәисе Айдар Габделхаков кагыйдә бозучыларның саны көннән-көн азая, дип белдерде. Беренче көнне алар 72 булса, икенче көнне - 42, 4 апрельдә исә 13 кеше генә түләмәгән.

Белеп тор!
Машина кую урыннарыннан файдалану турында сорауларыгыз булса, 5-605-605 номерлы «кайнар элемтә» телефоны аша белергә мөмкин. Тулырак мәгълүматны parkingkzn.ru сайтыннан да табарга була. Әлеге сайтка 6 меңнән артык кеше теркәлгән. Хәзерге вакытта I һәм II төркем инвалидларның машина номерларын реестрга кертү һәм машина кую урыннарыннан бушлай файдалануга рөхсәт бирү өчен документлар әзерләнә.

Парковка өчен түләү - сәгатенә 50 сум.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading