16+

“Алабуга чебене” Россиянең иң яхшы сувенирлары исемлегендә (ФОТО)

Ярославльдә узган «Туристлар сувенир»ы бөтенроссия фестивалендә илнең 57 төбәге катнашкан. Алабуганың «Муха» дигән рюмкасы "Музей сувениры" номинациясе җиңүчесе булган.

Музей директоры Гөлзада Руденко сүзләренчә, әлеге рюмка музей коллекциясендә күптәннән булган. Сувенирны алар «Елабужская муха» исеме астында күпләп ясата башлаган.
Алабуга чебененең тарихы Петр I идарә иткән чорга барып тоташа. Трактирларга клиентлар җәлеп итәр өчен патша аларга беренче рюка аракыны бушка бирергә кушкан. Император указын үтәр һәм шул ук вакытта үзләре дә бөлеп китмәс өчен трактир хуҗалары аракыны 10-15 миллиграмлы кечкенә рюмка белән тәкъдим итә башлаган. Халык әлеге рюмкага "чебен" дип исем биргән.
Быел Алабуга музее әлеге сувенирны эшләр өчен патент алган, дип яза "События" порталы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading