16+

Башкортстанда берәү социаль челтәр аша табышкан танышын үтергән

28 сентябрьдә Салават шәһәреннән ерак түгел урман полосасында 27 яшьлек Ольга Емельянованың мәете табыла, дип яза «Кызыл таң» газетасы.

28 сентябрьдә Салават шәһәреннән ерак түгел урман полосасында 27 яшьлек Ольга Емельянованың мәете табыла, дип яза «Кызыл таң» газетасы.

Ул буып үтерелгән була. Тиздән полиция үтерүченең эзенә төшә. Җинаятьтә шикле кешегә 30 яшь, ул Мәләвез районыннан. Әлеге икәү социаль челтәрдә танышкан. Аннары, очрашып, Салават шәһәрендә автомобильдә йөргәннәр һәм урман полосасына борылганнар. Нәкъ шул вакытта Ольга ахирәтенә "Урманга барабыз" дип селфи җибәргән һәм югалган.

Ольганы туганнары, дуслары һәм волонтерлар бер атна буе эзләгән. Ачыклануынча, урманда ир белән хатын арасында низаг чыга. Тәүгесе машинасыннан бау алып, танышын буып үтерә. Ул гаебен таныган.

Мәрхүмәнең 10 яшьлек улы белән 3 яшьлек кызы калган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading