16+

Быел Ык буе авыллары Сабан туе узачак

Казанда узачак VI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын Татар эшмәкәрләре ассоциациясе җитәкчесе Фәрит Уразаев милләтләр җыены дип атый.

Казанда узачак VI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын Татар эшмәкәрләре ассоциациясе җитәкчесе Фәрит Уразаев милләтләр җыены дип атый.

"Авылларга йөкләнгән төп миссияләрнең берсе - милләтне саклап калу", - ди ул. Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитетында 9-11 мартта Казанда узачак әлеге зур чара хакында сөйләштеләр.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев әйтүенчә, ел саен җыенның георгафиясе киңәя, катнашучылар саны арта. Быел Россиянең 40 тан артык төбәгеннән, шулай ук Татарстан районнарыннан, 700 кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре бергә җыелыр дип көтелә. Быел хәтта чит илләрдән: Казахстан, Кытайдан да килергә теләк белдерүчеләр булган.

Җыен барышында төрле темаларга: игенчелек,терлекчелек һәм агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау, һөнәрчелек турында сөйләшәчәкләр, дискуссион мәйданчылар эшләячәк, мәдәни чаралар узачак. Делегатларны авыл эшмәкәрләренең хуҗалыклары һәм татар авылларының комплекслы үсеше белән таныштыру өчен Балтач, Арча районнарына алып барачаклар. 11 март көнне җыенның пленар утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы да көтелә. "Корстон" сәүдә-күңел ачу комплексында Россия төбәкләрендә җитештерелгән продукция һәм халык кәсебе товарлары күргәзмә-ярминкәсе эшләячәк. Шулай ук, җыен кысасында "Бөтенроссия татар авыллары" иҗтимагый оешмасы Советының утырышы узачак.

Россиядә 4300ләп татар авылы исәпләнә. "Тәҗрибә күрсәткәнчә, ашлык җитештерүнең 50-80 проценты нәкъ менә шәхси хуҗалыкларга туры килә. Бу татарларда традицион күренеш. Халыкларның яшәешен, мәдәни үсешне шушы шәхесләр формалаштырачак. Кызганыч, кайбер авыллар бүген картлар йортын хәтерләтә. Анда яшәүчеләрнең 70-80 проценты пенсионерлар. Тагын 10-15 елдан авылларның киләчәге булырмы?- дип борчыла Фәрит Уразаев. Авылларны саклап калуда, милләтне берләштерү юнәлешендә бу җыенның роле зур, дип саный ул.

Җыен барышында үзара тәҗрибә уртаклашканда, эшмәкәрләр икътисад, авыл хуҗалыгы турында гына түгел, милләтне саклап калу, тарихны барлау, социаль чаралар турында да фикер алышалар. Чөнки аларның күбесе үз авылында лидер - мәктәпләр төзетүче, мәчетләр салдыручы, төрле чаралар оештыручы. Әйтик, былтыр Башкортстаннан килгән эшмәкәрләр кызыклы гына проект белән чыкканнар. Ык буенда урнашкан татар авылларының Сабан туен уздырырга дигән тәкъдим белән чыккан алар. Быел, аларның проектлары хупланып, 22 июльдә Башкортстан республикасының Туймазы районы Төмәнәк авылында Ык буе авыллары Сабан туе узачак. Билгеле булганча, Ык елгасы Башкортстан, Татарстан, Оренбургның барлыгы 14 районы аша уза. Бу Сабан туе Ык буе татар авылларының зур бәйрәменә әверелер дип уйлый оештыручылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading