16+

Фатирлар «Салават күпере»ндә генә төзеләчәк

«Салават күпере» микрорайонында социаль ипотека программасы буенча фатир отучылар, канәгатьсезлек белдереп, 19 июньнән чатырларда яшәүгә күчкәннәр иде. Торак комплексыннан ерак түгел, алар 14 палатка урнаштырганнар. Дәүләт торак фондының башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин аларның хәлен белде. «Татар-информ»да узган матбугат конференциясе дә социаль ипотека программасындагы яңалыклар, фатирларның сыйфатына багышланган иде.

«Салават күпере» микрорайонында социаль ипотека программасы буенча фатир отучылар, канәгатьсезлек белдереп, 19 июньнән чатырларда яшәүгә күчкәннәр иде. Торак комплексыннан ерак түгел, алар 14 палатка урнаштырганнар. Дәүләт торак фондының башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин аларның хәлен белде. «Татар-информ»да узган матбугат конференциясе дә социаль ипотека программасындагы яңалыклар, фатирларның сыйфатына багышланган иде.

Чатырларда яшәүчеләрнең күбесе төзүчеләрнең, подрядчы оешмаларның яхшырак эшләвен таләп итә икән.
- Тик кичләрен пылау пешереп, чатырда яшәгәнче, эшчеләрне ашатсыннар, яхшырак эшләрләр. Нәрсәдер булдырырга телибез икән - бүлешеп, тавышланып йөрүдән файда юк. Әгәр дә алар төзелеш тәмамлануны, проблемаларны хәл итәргә тели икән, башка юл эзләсеннәр, - ди Тәлгать Абдуллин.
Барысын да юридик юл белән хәл итәргә була дип саный җитәкче. Фатир отучының биш ел дәвамында йортның сыйфаты буенча шикаять белдерергә хакы бар. Иң яхшысы - фатир ачкычларын алганчы, торакны кабул итү актына кул куйганчы ук сыйфаты канәгатьләндермәгән урыннарны күрсәтү. Күзгә күренми торган кимчелекләр турында сүз барганда, барысын да суд аша хәл итәргә була.
- Кимчелекне күрсәтеп, гариза тапшырырга, таләпләрне язарга кирәк. Аны генераль подрядчылар, идарәче компания, экcплуатациягә тапшыру бүлеге хезмәткәрләре дә карый. Чынлап та кимчелек барлыгы ачыкланса, подрядчы үз гаебен таныса, хатаны тиз арада төзәтәчәкләр. Әгәр подрядчы килешмәсә, эш судта хәл ителә. Бу озаграк вакыт таләп итә. Әмма биш ел вакыт узганнан соң, бар җаваплылык та йорт милекчесе өстендә, - ди Тәлгать Абдуллин.
Ничек кенә булмасын, социаль ипотека программасында чиратта торучыларның башка юлы юк кебек. Фатир булганны сабыр гына көтәргә туры килә. Торак көтү вакыты - элеккечә, өч ел. Дөрес, бу вакыт озагракка сузылырга да мөмкин, чөнки йортның проектын төзү өчен генә дә ике еллап вакыт таләп ителә икән.
Тагын бер яңалык - киләчәктә социаль ипотека программасы буенча фатир алганда әллә ни сайлау мөмкинлеге булмаячак.
- Киләчәктә социаль ипотека программасы буенча барлык йортлар да «Салават күпере» торак комплексында төзеләчәк. Киләсе елга 7, 8нче микрорайоннарны төзеп бетерергә тиешләр. Барлыгы 250 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылачак, - ди Тәлгать Абдуллин.
«Салават күпере» торак комплексында барлыгы 55 мең кеше яшәр дип көтелә. Бүген социаль ипотека программасы буенча бирелә торган фатирның квадрат метры 40 мең сумга кадәр җитә.
Республикада социаль ипотека программасы буенча 10 меңнән артык кеше чиратта тора. Аларның 6 меңе Казаннан фатир алырга өметләнә. Социаль ипотека программасы эшли башлаганнан бирле, барлыгы 95 меңнән артык кеше фатирлы булган.
«Салават күпере»ндә педиатр офисы ачылачак
«Салават күпере» торак комплексында быел педиатр офисы ачылачак. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән гамәлгә керәчәк әлеге офис 300 квадрат метр мәйданда урнашыр дип көтелә.
- Моңа охшаш проект Юдино бистәсендә дә эшли. Татарстан Дәүләт торак фонды биргән бинада сырхауханә урнаштырдык, хәзер ул уңышлы гына эшләп килә. «Салават күпере» торак комплексында ачылачак педиатр офисы да шул системага корылган. Офис өчен бина инде әзер. Президент карары да бар. Дәүләт торак фонды белән берлектә эчке эшләрне төгәлләп, офисны җиһазлар белән тәэмин итеп, эшне башларбыз дип уйлыйм. Безнең өчен иң мөһиме - торак комплексы төзелгәндә, анда медицина ярдәме алу өчен мөмкинлекләрнең тудырылган булуы, - диде Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading