16+

Искерә башлаган азык-төлеккә ташлама ясала

Россиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы, куллану вакыты чыгуга якынлашкан продуктларны ташламалы бәяләрдән сатарга рөхсәт итәргә кирәк, дигән тәкъдим белән чыкты.

Россиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы, куллану вакыты чыгуга якынлашкан продуктларны ташламалы бәяләрдән сатарга рөхсәт итәргә кирәк, дигән тәкъдим белән чыкты.

- Супермаркетлар куллану вакыты чыккан продуктларны сата һәм аларның якынча дүрттән бер өлеше сатып алучыга барып җитмичә, чүп чиләгенә китә. Әлеге мәсьәләгә карата катгый үзгәрешләр кертергә кирәк, - ди ул.

Шул ук вакытта Россия финанслар директорлары клубы башлыгы Тамара Касьянова сәүдә үзәкләре хәзерге вакытта да куллану вакыты чыгуга якынлашкан продуктларны ташламалы бәядән сата ала, әмма бу законлаштырылмаганлыктан, аларның алай эшли алмауларын белдерә. Аерым алганда, нинди продуктны «куллану вакыты чыгуга якынлашкан» дип санарга кирәклегендә сораулар бар, ди ул.

Денис ФӘТТАХОВ, кулланучылар хокукларын яклау үзәге юристы:
- Куллану вакыты чыгуга якынлашкан продуктларны сату закон һәм кагыйдәләр буенча тыелмый. Төгәлрәк итеп әйткәндә, мәсәлән, яраклылык вакыты бер ай булган бер продуктны алыйк. Әгәр аны сатучы 25-29 көн эчендә сатып бетерсә, бу - закон бозу булып саналмый. Дөрес, ташламалы бәядән сатар өчен, закон белән ныгытылу кирәк. Әгәр министрлык күтәреп чыккан тәкъдим хупланылса, яхшы. Ә болай яраксызлыгы чыккан продуктны саткан өчен сатучыга - 3-10 мең, ә эшмәкәргә 10-20 мең сум күләмендә штраф яный.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading