16+

Казан зооботаника бакчасы “Кышкы чибәр” балалар иҗат конкурсы уздыра

Катнашыр өчен балаларга яңа ел темасына кул эшләре әзерләргә кирәк - алар бина өчен бизәү әйберләре дә, уенчык һәм открытка да ясый алалар.

Катнашыр өчен балаларга яңа ел темасына кул эшләре әзерләргә кирәк - алар бина өчен бизәү әйберләре дә, уенчык һәм открытка да ясый алалар.

Конкурс җиңүчеләрен оештыручылар бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләячәкләр, конкурска килгән барлык эшләр дә яңа ел чыршысын бизәүдә һәм экологик тәрбия мәктәбенең уку-укыту классы интерьерында кулланылачак.

Конкурска эшләрне 25нче декабрьдән дә соңа калмыйча тапшырырга кирәк, дип хәбәр итә Казан зооботаника бакчасы матбугат хезмәте. Кул эшләре Казан шәһәре, Һ.Такташ ур., 112 адресы буенча кабул ителә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading